16+

Ничекләр түздегез микән бу авырлыкларга?

Көннең матурлыгына исең-акылың китәрлек. “Көз көне дә була икән бит әле андый көннәр”, – диеп уйлап куйдым.

Ничекләр түздегез микән бу авырлыкларга?

Көннең матурлыгына исең-акылың китәрлек. “Көз көне дә була икән бит әле андый көннәр”, – диеп уйлап куйдым.

Өлкәннәр көненә уңаеннан күңелдәге хатирәләр кабат кузгалды.

Шул арада каяндыр әнием белән әтием килеп мине җитәкләп алдылар һәм без аларның чишмә сулары кебек челтерәп аккан сөйләшү, көлешү тавышлары астында матур ямь-яшел чирәм өстеннән (әйтерсең лә шундый кулдан эшләнгән матур яшел бизәкләр белән чигелгән сыман бетмәс-төкәнмәс киңлегендәге палас җәелгән) кызу-кызу атлап каядыр бара башладык. Әйе, бу бик матур дөнья иде. Әниемнең кулларының йомшаклыгына сокланмый мөмкин түгел. Барган арада әнием шул мамык кебек йомшак куллары белән минем битемнән дә яраткандай сыйпап ала иде. Ләкин...

Ләкин шул вакытта минем күзләрем ачылу үзебезнең хәзерге яшәү дөньясына кайтарды. Бу бары матур төш кенә иде, ә минем ул төшне югалтасым килми дәвам иттерәсем килә иде. Күпме генә тырышып карасам да, әниемне һәм әтиемне шулай матур итеп күрә алмадым. Бәлкем алар минем төшкә үзләрен онытмавым өчен рәхмәт әйтеп кергәннәрдер, ә бәлкем чыннан да алар икенчел дөньядан килеп минем яшәү рәвешемне күзәтеп торганнардыр. Ә чынлыкта бу фани дөньядан бик иртә киттеләр шул әтием һәм әнием. Яшәүнең, тормышның матур якларында күрмичә китеп бардылар кебек тоела миңа.

Әниемә бигрәкләрдә авыр туры килгәндер. Ул вакытта без дүрт балага ашатырга да, киендерергә дә җиткерергә кирәк бит. Аның өстенә әтием Мәхмүт Бөек Ватан сугышында Ленинград блокадасында катнашып зур җиңүләр белән 1947 елда кайткач ике елдан соң авырый башлаган, сугышта алган яралар, ачлык, туңулар үзенекен иткән. Яраткан әниемә аны да тәрбияләргә кирәк булган. Үсә барган саен дүрт баласына икенче, өченче... киеме кирәк. Ул вакытларда оялмый идек, абыйлардан калганны бик теләп, горурланып кия идек. Гүя ул безне абыйларыбыз төсле зурларча күрсәтә. Ә бит яшәү дәверендә ашау һәм киенү белән генә бетми шул. Укырга китап-дәфтәрләре дә, иптәшләрдә күргән башка төрле әйберләрдә кирәк. Ә әнием, әтием, үзегез соң, үзегез ничекләр түздегез микән бу авырлыкларга?

Үзегезгә дә матур кешечә киенү, яхшы ашау кирәк булгандыр? Кече абыем бакыйлыкка күчкәч ничекләр түздегез микән сез, әтием һәм әнием? Күзләрегездә яшьләрегезне безгә күрсәтмәскә тырышкансыздыр инде. Әнием, аңарчы өй тормышында үзеңнең иң якын булышчың, мине үстерүдә төп булышчың булган яраткан әбием Гәлимәне дә җир куеннарына иңдергәндә бу тормышның бик күп авырлыклары үз өстеңә калачагында уйлагансыңдыр инде.

Яраткан тормыш иптәшең, әтием, 52 яшендә үзеңне калдырып гүргә кергәч, дөньяны аңышмый башлагансыңдыр. Синең үзеңне дә, әтиемне кайтып җирләгән шикелле, Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә кайтып кара җир куенына иңдереп китәргә туры килде, әнием. Сиңа бит бары тик 49 яшь кенә иде. Ә аннан соң сеңлем белән олы абыем калдырып киттеләр мине. Бик авыр булды сезне югалтулар.

Сезнең мине тәрбияләүдәге тырышлыкларыгыз, эш сөяргә өйрәтүегез, тырышып белем алуга өндәүләрегез бушка китмәгәндер. Яшьтән, гаиләнең җиде кешесеннән бер үзем калсам да, сезнең исемгә тап төшермичә яшәргә тырыштым һәм яшәдем дә. Ә әтием һәм ике абыем белән бакча башында буш яткан җирләргә: “Гаиләнең һәр кешесенә бер нарат агачы” – дип, мин 1964 елда беренче класска укырга кергәндә утырткан нарат агачлары, гүя алар минем гаиләм, гомерем буе мине җил-салкыннан, тормыш ачыларыннан саклап-ышыклап барган кебек тоелалар. Мин аларны көн саен берничә тапкыр сәламлим, барыбыз да бергә микән дигәндәй санап чыгам. Ә алар җил-бураннарга бирешмичә үсүләрен дәвам итәләр...

Муса Абдуллин,
Байлар Сабасы. 
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading