Габдулла Тукайның 130 еллыгы илә
Бу көннәрдә «Салават күпере» журналы Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә уздырылган «Нәни Апуш юлы» бәйгесенә йомгак ясап, балаларны янә сөендерде. Бәйгенең шартлары буенча, балалар Габдулла Тукай исемендәге Әдәби музейга барып, бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән бәйле булган сорауларга җавап бирергә тиеш иде....
Габдулла Тукайның 130 еллыгы илә
Бу көннәрдә «Салават күпере» журналы Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә уздырылган «Нәни Апуш юлы» бәйгесенә йомгак ясап, балаларны янә сөендерде. Бәйгенең шартлары буенча, балалар Габдулла Тукай исемендәге Әдәби музейга барып, бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән бәйле булган сорауларга җавап бирергә тиеш иде. Балалар шундук эләктереп алган бәйгене. Җәмгысы 300 эш кабул ителгән һәм килгән җаваплар арасыннан 90 баланың эше дөрес дип табылган. Бәйге җиңүчеләрен бүләкләү шушы көннәрдә Баратынский музеенда узды. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды һәм аквапаркка билет бүләк ителде. Шагыйрь-фәлсәфәче Евгений Баратынский музее белән танышу да балалар күңеленә хуш килде.
- Мондый бәйгеләр уздыру мәшәкатьсез генә булмый, әмма балаларның күңелен күрү өчен барысын да эшлибез. Спонсорларны да табабыз. Шул рәвешле, без балаларны гел барлап, алар белән танышып торабыз. Бәйгеләр балаларның активлыгын арттыра, аларга эзләнергә, укырга, үз өсләрендә эшләргә стимул бирә. Без үзебез дә бер проектны тәмамлауга, икенчесенә тотынабыз. Узган ел, әйтик, 12 бәйге уздырып, 300дән артык баланы бүләкләдек. Бәйгеләрдә катнашучылар санын меңнәр белән исәплибез. Бәйге җиңүчеләрен бервакытта да буш кул калдырганыбыз юк. «Нәни Апуш юлы» бәйгесен оештыруда һәм балаларга чын бәйрәм ясауда булышкан Татарстан Республикасының Милли музеена, Габдулла Тукай исемендәге әдәби, Евгений Баратынский музейларына һәм «Ривьера» аквапаркына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, - ди «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.
- Төзекләндерү эшләре башланганлыктан, әлеге бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын үзебездә оештыра алмадык. Шулай да, бәйге барышында безгә килеп, сорауларга җавап эзләгән балаларны җиңүчеләр арасында күреп, бик сөендем. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, шәһәрдә, республикада параллель рәвештә берничә бәйге барды. Үз сорауларына җавап эзләп килгән балаларны шундук танырга була. Аларның кызыксынуы да башка. «Нәни Апуш юлы»нда да Тукайның шәхси әйберләренә кагылышлы сораулар бар иде. Ә бездә чыннан да Тукайның алты мемориаль әйберсе саклана: Җаекта беренче гонорарына сатып алынган фаянс тартмачык; юл кәрҗине; түбәтәе; көмеш җиң каптырмалары; Петербургта сатып алган карандаш савыты һәм үлгәннән соң алынган гипс битлеге, - ди Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар