16+

Өч һәм аннан да күбрәк кредит алучыларның саны арта

Илдә 47 миллион кешенең кредиты бар.

Өч һәм аннан да күбрәк кредит алучыларның саны арта

Илдә 47 миллион кешенең кредиты бар.

Үзәк Банкның узган елның беренче ярты еллыгына ясалган анализлардан күренгәнчә, бер елда өч һәм аннан да күбрәк кредит алучыларның саны 2,2 миллион кешегә артып, 11,2 миллионга җиткән. Белгечләр фикеренчә, бу беренче чиратта күчемсез милек, машина һәм башка эре товарларга бәяләр арту белән бәйле. Икенчесе – халыкның керемнәре кимү. 

Яңа тунга да кредит 
Россия банкы шулай ук кредит карталарын тотучыларның саны артуга да игътибар итә: алар буенча уникаль заемщиклар 3 миллионга арткан. 2023 елның 1 июленә барысы 23 миллион кеше исәпләнә.

Яңа кулланучылар кредитларын инде бурычлары булган клиентлар ала: беренче яртыеллыкта банкка залогсыз кредит сорап мөрәҗәгать иткән кулланучылар уртача 2,8әр кредит түләгән. Клиентның уртача бурычы куллану сегментында 900 мең сумнан артып китә.

Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох моны иң кирәкле булган әйберләр алу өчен дә халыкның хезмәт хакын җиткерә алмавы белән бәйләп карый. 

– Шуның өчен дә алар кредит картасын кулланырга мәҗбүр. Әмма кредит алуны гадәткә кертмәскә кирәк. Тормыш өчен мөһим саналмаган яки аны башка юл белән хәл итәргә мөмкин булганда, әйтик, яңа айфон, тун, сәяхәткә юллама алу өчен кредит алу дөрес түгел. Яшәргә фатиры булмаса, ничек кенә авыр булса да, кредит алу үзен аклый, – ди ул. 

“Унар ипотека алдылар”
Банкка бурычлыларның күбесе ипотека килешүен төзегән. Аларның саны 10 миллионга җиткән. Һәр икенче кредит (48 процент) беренче яртыеллыкта 25 елдан артык вакытка бирелгән, гәрчә бер ел элек мондый вакытка алынган кредитлар 30  процентны тәшкил иткән. 

Үзәк Банк китергән саннарга караганда, хәзер кредитларның яртысы керемнәренең 80 проценттан артыгы бурыч түләүгә китә торган кешеләргә туры килә. Башлангыч кертем зур булмаган (20 процентка кадәр) кредитлар өлеше шактый арткан – 51 процентка кадәр. 

“Лефарт” күчемсез милек агентлыгына нигез салучы, Татарстан риелторлары гильдиясе әгъзасы Ләйсән Гыйлаҗиева сүзләренчә, ипотека килешүләренең саны ташламалы дәүләт программалары популярлашкач арткан.  

– Беренчел кертемгә акчалары булган инвесторлар яңа төзелә торган йортлардан берьюлы хәтта унар фатир ала иде, чөнки узган ел ахырына кадәр аны теләгән күләмдә алырга була иде. Болар барысы да халыкның күпләп кредит алуына китерде. Шуның белән декабрь ахырында ташламалы ипотека шартлары катгыйланды. Беренче взнос 20дән 30 процентка кадәр арттырылды. Моннан тыш кредит ипотекасын кулга берне генә бирә башладылар. Шулай ук банклар хәзер һәр клиент җилкәсенә төшә торган финанс йөкләнешен исәпләргә тиеш. Әгәр дә аның айлык түләүләре айлык кеременең 50 процентыннан артып китә икән, аңа шул турыда кисәтелү турындагы документка кул куйдырталар. Элек исә бу рәвешле язмача кисәтү юк иде. Үзәк Банкка халыкның кредитка батуы ошамый һәм шуның белән көрәшә. Яңа кагыйдәне кертеп, банклар кешеләрнең кредит алуында аларның үзләре гаепле булуын, белә торып алуларын күрсәтмәкчеләр, – ди ул.  

Алда атап үткән ипотека килешүе булган 10 миллион кешенең яртысының диярлек, ипотекага өстәмә рәвештә, бер генә булса да кредиты бар. Якынча һәр дүртенче ипотека заемщигы ярты ел дәвамында ремонт өчен кредит ала, дип саный Үзәк Банк. 

Хезмәт хакына хәтле...
Узган елда “хезмәт хакына чаклы” булган микрозаймнар, ягъни утыз көнгә утыз мең сумга кадәрле кредитларны да рекордлы күләмдә алганнар. Кредит тарихлары илкүләм бюросы, бу 2-22 ел белән чагыштырганда, 12,25 процентка артык. Барысы 34,1 миллион займ алынган.  

Хезмәт хаклары күтәрелде дип сөйләнгәндә, микрозайм алучыларның саны арту гаҗәп. Югыйсә узган елның ун аенда халыкның кереме 3,9 процентка арткан. Ә хезмәт хаклары – 7,7 процентка. Акча күбәйгән саен, бурычка батабыз булып чыгамы? 

Игорь Кох фикеренчә, моның сәбәбе халыкның керемнәре төрлечә артуда, кайберәүләрнең исә элеккечә калган. 
- Әйтик, хәрби-сәнәгать комплексында эшләүчеләрнең керемнәре кинәт күтәрелде. Кайбер тармактагыларның бөтенләй артмады. Пенсионерларның пенсияләре исә инфляция дәрәҗәсендә генә индексацияләнде, - ди ул. 

Халыкта акча бар да, юк та
Россиялеләрнең банклар алдында гомуми бурычы – 31 триллионнан артык. Әмма, Үзәк Банкның статистикасына караганда, халык бурычка батып беткән дип тә уйлап булмый икән. Ни өчен дигәндә, банкларда 39,2 триллион сум акча ята (депозитларда, рубль һәм валюта счетларында). Әле тагын матрас астында, сейфларда һәм банк ячейкаларында саклана торган акчалар бар. Белгечләр бәяләве буенча, алар 10-12 триллион сумга тарта. Әле тагын 8 триллион сум кыйммәтле кәгазьләрдә – акцияләрдә һәм облигацияләрдә тоталар. Барлыгы якынча 60 триллион сум килеп чыга.

Бу фонд базарында катнашучыларның илкүләм ассоциациясе мәгълүматлары. Әмма бу бөтен кеше дә бай икән дигән сүз түгел. Икътисадның югары мәктәбе китергән саннарга караганда, ил халкының 3 проценты илдәге ирекле акчаның 90 процентына ия.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading