16+

Октябрьдән агач утырту өмәләре башланды

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Казанда 1 октябрьдән «Яшел рекорд» программасы кысаларында агач утырту чаралары башлануын хәбәр итте.

Октябрьдән агач утырту өмәләре башланды

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Казанда 1 октябрьдән «Яшел рекорд» программасы кысаларында агач утырту чаралары башлануын хәбәр итте.

Узган ел башкалада 48 мең төп зур агач утыртылды. «Кечкенә агачлар начар тернәкләнеп китәләр, үсеп җитүләрен дә 10-15 ел көтәргә кирәк. Хәзер 4-5 метр озынлыктагы яшь агачлар утыртуны гамәлгә керттек. Аларның үсеше дә яхшы, 95 проценты тернәкләнә. Әлбәттә, язгы якта агачларга 700 мең кубометр су сибү дә оештырылды», - диде Игорь Куляжев. Язгы якта агач утырту өмәләрендә 200 предприятие, учреждениеләр, вузлар һәм мәктәпләр, идарәче компанияләр катнашкан. Шәһәр җитәкчелеге аларны рәхмәт хисләре белән телгә алды. Казанда бу көздә янә 40 мең төп зур агач утырту ниятләнелә.
Мэр Илсур Метшин: «Торак йортларга җылылык җибәрүдән кала, шәһәрне яшелләндерү - иң мөһим эшләрнең берсе. Шәһәрне яшелләндерүне дәвам итәбез. Агачлар утыртуда районнар, предприятиеләр, гражданнар һәм бизнес вәкилләре актив катнашсын иде. Ишегалларына да күпләп агачлар утыртылды. Идарәче компанияләрнең, гражданнарның әлеге агачларны саклавы, карап торуы зарур», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading