16+

Өлкәннәр спартакиадасы - картаеп каткан буыннарга дәва

Казанда 2016 елдан башлап пенсионерларның “Тормыш сөючеләр” (“Жизнелюбы”) клубы эшли. Чараларда елына 100 меңгә якын кеше катнаша.

Өлкәннәр спартакиадасы - картаеп каткан буыннарга дәва

Казанда 2016 елдан башлап пенсионерларның “Тормыш сөючеләр” (“Жизнелюбы”) клубы эшли. Чараларда елына 100 меңгә якын кеше катнаша.

– Башкала мэры Илсур Метшин:”Пенсионерлар иҗат белән актив шөгыльләнә, инде спорт сөючеләрне дә кузгатырга кирәк”,-дигән иде. Шул рәвешле, Казанда “Йөзьяшәрләр уены. Тормыш сөючеләр” спартакиадасы барлыкка килде. Башкаладагы 22 муниципаль спорт сараенда пенсионерларга бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган,-диде шәһәр Башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

“Йөзьяшәрләр уены. Тормыш сөючеләр” (“Игры долголетия. Жизнелюб”) проекты җитәкчесе Рөстәм Баһаветдинов сөйләгәнчә, өлкән яшьтәге профессиональ спортчылар һәм һәвәскәрләр спортның өстәл теннисы, йөзү, шахмат, волейбол, дартс, чаңгыда узышу, җиңел атлетика кроссы төрләрендә ярыша. ГТО нормативларын да бирәләр.

– Казанның 7 районы катнаша спартакиадада. Күрсәткечләр буенча Вахитов районы өлкәннәре 1нче урында бара, икенче урында – Идел буе районы. Беренче өчлекне Авиатөзелеш районы йомгаклый. “Хезмәт резервлары” стадионында 20 апрельдә өлкәннәрнең футбол командалары очраша. Май аенда спартакиадага нәтиҗә ясыйбыз, җиңүчеләргә бүләкләр һәм командага Кубок тапшырыла,-диде Рөстәм Баһаветдинов.

Спорт ветераны Александр Плюшкин өлкәннәр өчен оештырыла торган “Йөзьяшәрләр уены”н бик мөһим чара, дип бәяләде.

– Спартакиада сәламәтлек чыганагы гына түгел, ә аралашу һәм дуслашу чыганагы да. Миңа хәзер 76 яшь, ләкин спорттан аерылган юк. Буыннарга хәрәкәт кирәк. Казанда спорт сарайлары һәм стадионнары яхшы, рәхәтләнеп күнегүләр ясау мөмкинлеге бар. Европада спорт ветераннары җәмгыятьләре көчле, без дә актив булыйк,-диде Александр Плюшкин.

Төп фото: Актаныш сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading