16+

Өлкән яшьтәге казанлыларга октябрьнең беренче 10 көнендә патшаларча сый-хөрмәт күрсәтеләчәк

Кемнең генә бу фани дөньяда патша булып, әзергә-бәзер яшисе килми икән?! Эшләрне читкә куеп, ял итеп кенә. Пенсионерларга бар бит андый форсат, бу –Халыкара өлкәннәр көне.

Өлкән яшьтәге казанлыларга октябрьнең беренче 10 көнендә патшаларча сый-хөрмәт күрсәтеләчәк

Кемнең генә бу фани дөньяда патша булып, әзергә-бәзер яшисе килми икән?! Эшләрне читкә куеп, ял итеп кенә. Пенсионерларга бар бит андый форсат, бу –Халыкара өлкәннәр көне.

Программа әзер
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров докладыннан аңлашылганча, өлкән яшьтәге казанлыларга октябрьнең беренче 10 көнендә патшаларча сый-хөрмәт күрсәтеләчәк.

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган программа “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә һәм Ленин исемендәге мәдәният-күңел ачу комплексында шәһәркүләм тантаналы концертлар белән башланып китә. Әлеге концертларда “Новая музыка” камера оркестры белән “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры, шулай ук башкаланың танылган артистлары чыгыш ясый.
– Өлкәннәр Милли китапханәгә, Богородицкое монастырына һәм мәгара гыйбадәтханәгә экскурсиядә катнаша ала. Әлеге сәфәрләр “Яңарыш” (“Возрождение”) республика фонды ярдәмендә оештырыла, – диде Рөстәм Гафаров.
 Казанның барлык районнарында хәйрия чаралары һәм социаль-көнкүреш акцияләре үткәрелә.

Телисезме – зоопарк!
1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр, пенсия таныклыгын күрсәтеп, бушлай Казан зооботаника бакчасына керергә мөмкин. 1-6 октябрьләрдә муниципаль музейлар өлкәннәр өчен түләүсез.

Телисезме – мунча!
 Казанның 1 Май урамындагы – 5нче, Үзәк Мариуполь урамындагы – 9нчы, 2нче Көньяк-Көнбатыш урамындагы – 10нчы, Товарищеская урамындагы 12нче мунчалар һәм Левченко бистәсендәге мунча 1 октябрьдә өлкәннәргә бушлай хезмәт күрсәтә. Пенсия таныклыгын күрсәтү дә җитә.

Табиб өйгә килә
Ункөнлек кысаларында, Казандагы медицина учреждениеләре табип-белгечләре өлкән яшьтәге ялгызак авыруларның өйләренә бара. Шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, баш табиблар районнарның ветераннар советларында өлкәннәрне дарулар белән тәэмин итү һәм медицина ярдәме күрсәтү темасына үткәреләчәк “түгәрәк өстәл” утырышларында катнаша.

Башта – футбол, аннан – чәй
Күңелләре көр өлкәннәр өчен спорт программасы да хәстәрләнгән. Рәхим ит: футбол уйна, бильярд шары тәгәрәт, бассейнда йөз. Сәнгать мәктәпләрендә концертлар бирелә, ә гомум урта белем мәктәпләрендә очрашулар һәм чәй мәҗелесләре каралган. Мәдәният йортларында 10 көн дәвамында төрле концертлар, осталык дәресләре планлаштырылган.

Сафларыгыз кимемәсен
Пенсия фондының 2020 елның 1 сентябренә караган мәгълүматлары буенча, Казанда 315 меңнән артык пенсионер исәпләнә. 45 мең казанлы 80 яшьне узган. Быел 67 казанлыга 100 яшь тула, аларның 62се хатын-кызлар, 5се ир-атлар.

Куен дәфтәренә
Өлкәннәр ункөнлеге барлык чаралар һәм акцияләр турында үзегез яшәгән район хакимиятеннән белешергә була.
Телефон аша шалтыратулар атнаның эш көннәрендә 8.00-16.00 сәгатьләрдә кабул ителә. (Төшке аш вакыты 12.00-12.45 сәгатьләрдә).
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары – 8 (843) 519-34-06;
Вахитов һәм Идел буе районнары – 8 (843) 264-30-96;
Киров һәм Мәскәү районнары – 8 (843) 557-76-10;
Совет районы – 8 (843) 272-17-97.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading