16+

Оныкларга квадроцикллар да кызык түгел

Азнакай районы Мәлбагыш авылында оста куллы кеше барлыгын белгәч, танышмыйча кала алмадык.

Оныкларга квадроцикллар да кызык түгел

Азнакай районы Мәлбагыш авылында оста куллы кеше барлыгын белгәч, танышмыйча кала алмадык.

Авылның “Кулибин”ы булып чыкты Мөсәвир абый Кәримов. Тимер, эретеп ябыштыру эшен яхшы белүче Мөсәвир абыйның  куллары чыннан да алтын икән. Әнә нәрсәләр генә ясап куймаган ул.

Ишегалдында бер мини трактор, бакча ягында аннан бераз зуррагы тора. Күз алдында бер квадроцикл, гаражда тагын кечерәге. Мотоцикл, веломобильләр... Бәрәңге утырткычының бераз зуррагы, бераз кечерәге. Үзе әйтүенчә, әнә шул мини тракторы белән Әлмәткә дә барып җитеп була. Зурдан кубып мавыгулары да лаеклы ялга чыккач башлана аның.

– Элек-электән мин үзем эретеп ябыштыручы идем. Укып түгел, үзем үзләштердем. Тракторыма “сварка” көйләдем, авыл өчен бик күп эшләдем. Сулар керткәндә дә ярдәм иттем. Буш вакытларымда техника ясарга алындым. Олыгайгач, бакчада китмән күтәреп йөрисе, көрәк тотасы килми.  Утырып эшләр өчен мини-тракторлар ясадым. Шуларга чәчкечләр дә, бәрәңге алгычлар, арасын эшкәртә торганнарны ясап мәш килдем инде, – дип сөйли авылның үз “Кулибин”ы.
Безгә утырып йөреп күрсәткәне  икенче тракторы инде аның. Беренчесе чыннан да бакча ягында тора.

– Киләсе елга бу яңасы белән эшләп карарга дип ниятләп торам, Аллаһы боерса. Беренче тракторны моннан 10 ел элек үк ясадым. Пенсиягә чыгу белән эшләдем. Монысын әле тәмамладым гына. Әле арткы ягына чәчкеч тагарга көйлисе урыннары бар. Ясап бетердем, сынап карадым. Йөри. Чәчкечләре, рәт араларын эшкәртә торганнарын да ясап куйдым. Вакыт та үтә, үземә дә  файдасы бар бит, – дип сөйли оста куллы Мөсәвир абый. 

Аның бу кадәр эшләрен күреп, заказ бирүчеләр дә бардыр әле. Остадан бу хакта да белештек.
– Заказ бирүчеләр бар. Эшләмим. Аның өчен күп вакыт кирәк. Аннары авылдан бушап та булмый. Быел авылда икенче чишмәне эшләп чыктык, шунда ярдәм иттем. (Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтшин белән ул чишмәләрне барып та карадык. Ул хакта аерым да язачакбыз әле). Җәй шуның белән үтте дә китте. Ул төзекләндерү генә түгел, анда тулы бер комплекс төзелде. Кайчак ясаган җайланмаларны сат әле, диләр. Үземнең ясаган әйберне сатасы килми. Үземә генә ясап, мәш килеп ятам, – дип сөйли Мөсәвир абый. 

Мөсәвир абый тагы да кечерәк трактор ясауга алынуының бер сәбәбе  зур тракторның бакчаны күбрәк таптавы икән. Үзе исә мини тракторы белән авыл урамында йөрергә тырышмый. Ә менә агрегатлары белән үз бакчасында гына түгел, әйтсәләр, күршеләренә дә булыша, туганнарына да ярдәм итә.

– Чәчәргә, алырга булышам. Бик җайлы. Монысы да барып чыгарга тиеш. Олырагы белән эшләдем бит инде, – дип сөйли Мөсәвир абый гараждагы байлыкларын күрсәтеп. – Монысын оныкка дип квадроцикл ясаган идем. Йөрмиләр генә. Компьютерда күбрәк утыралар. Бер әйләнеп керәләр дә. Безгә эләккән булса болар! Моторлы велосипедларны,  мотоцикллар – барысын да чүплектән алып ясадым. Яртылаш йөри торганнарын, йөрми торганнарын да ташлыйлар. Шуларны җыеп чыгам. Квадроциклга треммер моторы куйдым. Егылмасыннар дип “оборот”ларын азайттым, – дип сөйли Мөсәвир абый мастерскоендагы эшләрен күрсәтеп. Әнә тимердән фигуралараны бөгеп ясый торган аппаратны үзе ясап куйган. Шунда матур бизәкле урындык та  ясаган. Элегрәк капкалар да эшләгән. “Хәзер олыгаям инде. Бик ясыйсы килми. Үземә генә эшлим”, – дип елмая ул.

Мондый осталык нәселдән килә торгандыр. Мөсәвир абыйның әтисе дә уңган кеше була. Тракторчы. Үзе бик оста итеп диваннар, шкафлар ясаган. Әнисе дә  бишмәтләрне үзе тегеп кидерткән. “4 ир баланы үстерүләре әнигә җиңел булмагандыр”, – ди Мөсәвир абый үзләренең үскән вакытларын да искә алып. Сигезенче класстан соң әтисенә помкомбайнер булып эшли башлаган Мөсәвир абый. Аннан үзе генә комбайн иярли, аннан тракторга күчә. Авылда нинди техника бар, барысында да эшләп чыга. Армиядә булып кайтканнан соң, гел шул техника тирәсендә эшли. Ике кыз үстерәләр.  Хәзер инде оныклар белән мәш киләләр.

Авырлыклар кешене никадәр сынаса да, Мөсәвир абый кебек осталар да әнә шул тормышның сынауларын лаеклы үтүчеләр алар. Никадәр игелек, матурлык өләшүчеләр. Әле яңа идеяләр килеп торсын Мөсәвир абыйга. Үзе әйткәнчә, теге матур бизәкле урындыгында утырып, онык-оныкчыкларның туйларын да үткәрергә насыйп булсын.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading