16+

Парижны Сабантуй белән яулаячакбыз

Казанда узган ел 2 миллион 500 мең турист булып киткән. Шәһәрнең әкияттәгедәй матур манзарасын күзәтер өчен, Казансу елгасы ярындагы «Казан» гаилә үзәге түбәсенә 110 мең кеше менгән.

Парижны Сабантуй белән яулаячакбыз

Казанда узган ел 2 миллион 500 мең турист булып киткән. Шәһәрнең әкияттәгедәй матур манзарасын күзәтер өчен, Казансу елгасы ярындагы «Казан» гаилә үзәге түбәсенә 110 мең кеше менгән.

- Туристлар саны аннан алдагы елдагыдан 16 процентка күбрәк. «Казан» халыкара аэропортыннан гына да ике миллионга якын пассажир файдаланды. Казан Кремлендәге экскурсия­ләрдә 2,8 миллион кеше катнашты, - дип хәбәр итте башкаланың туристлыкны үстерүгә теләктәшлек комитеты директоры Дарья Санникова кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Элегрәк туристлар Казанга бер-ике көнгә генә килгән булса, хәзер уртача күрсәткеч - дүрт көн. Хәтта кышкы айларда да Казанны сайлаучылар саны арта бара. Иске Татар бистәсендәге Яңа ел ярминкәсенә 66 мең турист килгән. Дарья Санникова сөйләгәнчә, Казанда туристлар һәм кунаклар өчен төрле мәдәни чаралар бик күп. Болар арасында: мэр кубогына «Казан җилкәннәре» («Паруса Казани») музейлар регатасы, Сабан туена бүләк җыю һәм, әлбәттә, Сабантуй үзе, «Берләшкән шәһәрләр һәм Җирле хакимият» башкарма бюросы утырышы, Казан велотөне, «Тәмле Казан» гастрономия фестивале, «Хоровая Казань» хәйрия фестивале, Алла Духованың TODES балет мәктәп-студиясе, шулай ук Казан Ратушасындагы джаз фестивальләре.

- Ил эчендәге турист­лыкны үстерү максатларында Уфа, Волгоград, Ульяновск, Екатеринбург, Түбән Новгород, Новосибирск шәһәрләре белән килешүләр төзелде. Халыкара аренада Париж белән килешү кабул иттек. Алар туристлык өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга бик теләп ризалаштылар. Казанда «Париж модасы», урам театры, «Француз аш-сулары» көннәре узачак. Без дә анда мәдәни чаралар оештырачакбыз. Казанны таныту максатларында, татар халкының милли бәйрәме Сабан туен Парижда да үткәрү нияте бар. Казахстан, Әзәрбайҗан һәм ерак илләрдән, Кытай, Германия, Англия туристлык базарларына үтеп керү юнәлешендә чаралар күрелә.

Олимпия уеннары узганчыга кадәр Барселонаны да күпләр әллә ни игътибарга алмаган. Хәзер анда елына миллионлаган турист була. Казанны дөньяга танытуда 2013 елгы Универсиада шулай ук зур роль уйнады. Бәхетебезгә, тагын олы спорт вакыйгалары көтелә. Казанда быелның җәендә - Конфедерация кубогы, ә 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатының төркем матчлары узачак. Бу - туристлар агымын 10-15 процентка арттырып җибәрер дип фаразлана.

Кытайлыларга Татарстан «Американы ачу» кебек яңалык булган. Әлеге илдән туристлар саны кискен үсештә. Кытайлыларны Казанның борынгы шәһәр булуы, Ленин музейлары, үзенчәлекле архитектурасы җәлеп итә.
- Кытайның Гуань-Жу шә­һәрендә Казанны, туристлык үзәге сыйфатында, электрон мәгълүмат чараларында рек­ламалыйлар хәтта, - диде Дарья Санникова.
Казан, мәдәни-күңел ачу мөмкинлекләреннән тыш, тарих, мәгариф, фән, медицина, эшкуарлык юнәлешләрендә дә көчле.

- 11 ел элек Казанга елына 500 мең турист килә иде. Туристлык үсеше куанычлы, узган ел - 2,5 миллион турист, бу - әйбәт сан. Ләкин безгә көндәшлеккә сәләтлелекне дә даими ныгытыр­га, иминлекне сак­ларга, кунакчыллык сыйфатларыбызны югалтмаска кирәк, - дип сөйләшүгә йомгак ясады шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин.



Фото: mozhga.net

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading