16+

Паркинглар тәүлек буена эшләячәк

"Шәһри Казан" газетасының 3 февраль санында хәбәр иткәнебезчә, Казанның үзәк өлешендәге урамнарда һәм мәйданнарда муниципаль паркинглар эшли башлаячак. Февраль сынау-өйрәнү ае сыйфатында узып китәчәк, марттан түләү тәртибе кертеләчәк. Паркингтан файдаланган өчен түләргә "онытсаң", март аенда әле кисәтү генә ясала, ә апрельдә штрафлар инде рәсми рәвештә язылачак һәм аларны түләргә туры...

Паркинглар тәүлек буена эшләячәк

"Шәһри Казан" газетасының 3 февраль санында хәбәр иткәнебезчә, Казанның үзәк өлешендәге урамнарда һәм мәйданнарда муниципаль паркинглар эшли башлаячак. Февраль сынау-өйрәнү ае сыйфатында узып китәчәк, марттан түләү тәртибе кертеләчәк. Паркингтан файдаланган өчен түләргә "онытсаң", март аенда әле кисәтү генә ясала, ә апрельдә штрафлар инде рәсми рәвештә язылачак һәм аларны түләргә туры...

Паркоматта түләсәң, сәгате - 50 сум. Мобиль телефон аша кыска санлы 3116 номерына SMS җибәрү алымы отышлырак. Паркингка 30 минут вакыт аласың, кирәк булса, 15әр минут өстисең. Вакытың файдаланылмый калса, шул ук номерга хәбәр итеп, вакытыңны "запаска" яздырасың.

- Муниципаль паркинглар турындагы закон проекты беренче укылышны узды. Мин кичке һәм төнге якта паркинглага түләүне киметү яки бөтенләй бушлай файдалану тәкъдиме керттем. Төнлә Казанның үзәк урамнарында бөкеләр юк бит, - дип фикере белән уртаклашты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев. - Борынгы шәһәрләрнең урамнары тар, Казанның да үзәк өлеше машиналардан тончыга. Шунлыктан, шәһәр хакимиятенең үзәк урамнардагы кайбер урыннарда автомобиль куеп калдырган өчен түләү кертергә теләвен аңлыйм. Бу бездә уйлап чыгарылган әйбер түгел. Башка илләрдә шәһәр үзәгенә автомобильдә кергән өчен инде күптәннән түләү алына.
Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хәбәр итүенчә, башкалада гыйнвар аенда гына да рөхсәтсез урыннарда яки транспорт хәрәкәтенә комачаулык тудырып калдырылган 2 мең 904 транспорт чарасы штраф мәйданчыгына алып кителгән. Автомобилеңне юл кичүендә җәяүлеләр агымына киртә тудырып калдырсаң, җәмәгать транспорты полосасына куйсаң, штраф - 1 мең сум. Казанда автомобилеңне эвакутор алып китсә, уртача 1200 сум, ә штраф мәйданчыгында тотылган һәр сәгать өчен "А" категориясенә уртача 30 сум түлисең. Боларны исәпләсәң-санасаң, муниципаль паркингларга керүең күпкә хәерлерәк.

Муниципаль паркинглар тәүлек буена эшләячәк. Инвалидларга, электромобильләргә, гадәттән тыш ашыгыч оператив хезмәтләр машиналарына паркингта урын бушлай.
Шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков әйтүенчә, паркинглар мәҗбүри чара, ләкин алар 2-3 мең автомобильчегә генә кагылачак.

-Казанга көн саен 100 мең транзит транспорт керә. Шуларның 40 меңе узып китә, 60 меңе ишегалларына һәм күпкатлы паркингларга урнаша, ә 2,5 меңе урам-юл челтәренә куеп калдырыла. Паркинглар үзәк урамнарның үткәрүчәнлеген яхшыртачак,- ди Айдар Абдулхаков.

Паркинглардан җыелган акча Казан бюджетын тулыландырачак.

- Акча җыю - үзмаксат түгел, - дип дәвам итте Айдар Абдулхаков.- 50 сум кулай бәя, бу бәяне түләүчеләр паркингларның 70-80 процент мәйданын тутырыр. Паркингны 100 процентка тутырырга теләсәк, 30-40 сум бәя куелыр иде. Әйткәнемчә, үзмаксат акча җыю түгел, ә шәһәр үзәгендә агымны көйләү, килгән автомобильгә гарантияле урын булдыру. Татарстан Президенты күрсәтмәсе нигезендә, Казан үзәгендә 6 мең автоурынга күпкатлы паркинглар төзелде. Алардагы бәя ачык һавадагы муниципаль паркинглардан арзанрак. Күпкатлы паркинглардан шәһәр үзәгендә теләгән җиреңә 10 минутта барып җитеп була.

Казан муниципаль паркинглар эшчәнлегендә Мәскәү тәҗрибәсенә таяна. Россия башкаласында муниципаль паркинглар 2012 елдан гамәлдә.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading