16+

Машиналарны Казанның ачык һавадагы муниципаль паркингларда гына калдырырга рөхсәт ителәчәк

Казанның үзәк урамнары тагын ике-өч елдан машина белән тулып, зур бөкеләр хасил итәргә мөмкин икән. Моны булдырмау максатында, Санкт-Петербург институты белгечләре Казан өчен юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасын әзерли. Муниципаль паркинглар шушы схеманың бер юнәлеше. - АКШ, Европа илләре үзләрендәге шәһәрләрдә транспорт тыгылышын булдырмау чараларын инде 40-50 ел элек үк...

Машиналарны Казанның ачык һавадагы муниципаль паркингларда гына калдырырга рөхсәт ителәчәк

Казанның үзәк урамнары тагын ике-өч елдан машина белән тулып, зур бөкеләр хасил итәргә мөмкин икән. Моны булдырмау максатында, Санкт-Петербург институты белгечләре Казан өчен юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасын әзерли. Муниципаль паркинглар шушы схеманың бер юнәлеше. - АКШ, Европа илләре үзләрендәге шәһәрләрдә транспорт тыгылышын булдырмау чараларын инде 40-50 ел элек үк...

Казанның үзәк урамнары тагын ике-өч елдан машина белән тулып, зур бөкеләр хасил итәргә мөмкин икән. Моны булдырмау максатында, Санкт-Петербург институты белгечләре Казан өчен юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасын әзерли. Муниципаль паркинглар шушы схеманың бер юнәлеше.

- АКШ, Европа илләре үзләрендәге шәһәрләрдә транспорт тыгылышын булдырмау чараларын инде 40-50 ел элек үк күрә башлады. Сан-Франсиско, Барселона, Лондон, Берлин, Хельсенки шәһәрләрендә үзәк урамнарда автомобиль куеп калдыру түләүле. Алма-Ата шәһәре дә бу исемлекне тулыландырды, - дип мисаллар китерде Санкт-Петербург шәһәре транспорт департаменты җитәкчесе урынбасары, Казанда бердәм паркинг урыннары проектының авторы Станислав Володченко.

Муниципаль паркинглар Татарстан, Пушкин, Казансу елгасы яр буе, Батурин, Кремль яр буе, Сәед-Галиев, Нәриманов урамнары белән чикләнгән үзәк территорияне колачлый. Әлеге территориядә машиналарны күпкатлы паркингларда яки ачык һавадагы муниципаль паркингларда гына калдырырга рөхсәт ителәчәк. Муниципаль паркингка автомобиль куеп торган өчен түләмәсәң, апрель аеннан штраф языла башлаячак. Штраф күләме 2500 сум дип тәкъдим ителгән, әлегә закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советында карала.

- Муниципаль паркинглардан файдаланган өчен сәгатенә 30-40 сум бәя куярга дигән фикер дә өйрәнелде, - дип дәвам итте сүзен Станислав Володченко.- Бу очракта шәһәр үзәгендәге муниципаль паркингларда буш урын калмаячак. Муниципаль паркингларның максаты - шәһәр үзәгенә машинада килергә туры килгән кешеләр өчен урын булдыру. Мәсәлән, кеше шәһәр үзәгенә җитди очрашуга, җыелышка, хастаханәгә килә, ә машина куяр урын юк. Машинаңны теләсә кайда калдырсаң, штраф салырга яки эвакуатор ук алып китәргә мөмкин. Муниципаль паркинглар Вахитов районында яшәүчеләргә чикләүләр тудырмый, алар машиналарын йортлары ишегалларына куя, аның аның өчен түләргә кирәкми. Әлбәттә, муниципаль паркинглар билгеле бер күләмдә чикләү чарасы. Ләкин, ул кеше хокукларын чикләми. Европада түлиләр. Токиода һәм Сингапурда гаражы яки кую урыны булмаган кешегә автомобиль сатылмый. Моны да бит чикләү дип карарга була. Без дә Казан үзәгендә автомобильләрне куеп торган өчен түләү тәртибенә ияләшербез дип ышанам. Мәсьәләне үз агымына куйсак, Казан үзәге транспорт чараларыннан тыгылачак.

Фикер
Фарсель Зыятдинов, икътисад фәннәре докторы:

- Мин үзем машина йөртмим. Ләкин Казан үзәгендәге муниципаль паркинглар җәяүлегә дә кагыла. Шәһәр үзәгендәге тротуарларга кадәр машина куеп калдыра башладылар бит, бала арбасы белән аналар узып китә алмый азаплана. Тукталышлар тирәсенә куелган автомобильләр җәмәгать транспорты хәрәкәтенә комачаулый. Мин муниципаль паркинглар оештырылуына каршы түгел. Чит илләрдә шәһәр үзәгенә кереп туктаган машина хуҗаларыннан түләү алына, бу хакта беләбез, ләбаса. Муниципаль паркинглардан кергән акча юлларны, ишегалларын төзекләндерүгә тотылачак. Бу шәһәр икътисады өчен, димәк, казанлылар өчен файдага. Әйткәнемчә, мин уңай яңалыкларга каршы түгел.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading