16+

“Партнерские роды”: кемгә – җиңел, кемгә рәхәт 

Дөньяга адәм баласының беренче авазларын салу – һәр ана өчен онытылмаслык мизгел. Заман “модасы” гынамы икән: соңгы вакытта бу бәхетле вакыйганы уртаклашырга теләүче ирләр, әниләр, туганнар да артып китте.

“Партнерские роды”: кемгә – җиңел, кемгә рәхәт 

Дөньяга адәм баласының беренче авазларын салу – һәр ана өчен онытылмаслык мизгел. Заман “модасы” гынамы икән: соңгы вакытта бу бәхетле вакыйганы уртаклашырга теләүче ирләр, әниләр, туганнар да артып китте.

Сүзебез, партнер белән бала табу, халыкчалатып әйтсәк – “партнерские роды” турында булачак. 

Канун шулай сөйли
Бала тапканда хатын-кыз янында табиблардан башка кешеләр булу кирәкме? Моның өчен өстәмә түләү алалармы? Иң беренче эш итеп, шул сорауларны ачыкладык.

Бала тудыру бүлмәсенә, табиблардан тыш, хатын-кыз рөхсәте белән якын кешесе дә керергә мөмкин. Бу күренешне – партнер белән бала табу дип атыйлар. Искәртеп үтәбез, партнер ролендә тормыш иптәше яки башка гаилә әгъзасы гына булырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында канунның 51нче маддәсендә язылган. Партнер белән бала табуга ике очракта рөхсәт бирмәскә мөмкиннәр: хатын-кызга шәхси бала тудыру бүлмәсе табылмаса һәм гаилә әгъзасының инфекцион авыруы булса. Бала туу вакытында бергә булган кешедән өстәмә түләү алынмый.

“Бу хисне ирләр дә татырга тиеш”
Гадәттә, бала табуда партнер ролен ир-атлар үти. Бу карарны киңәшләшеп, фикер алышып кабул итәргә кирәк. Ир-атка да бала табуга психологик яктан әзерлек сорала, ди “бала табып караган” әтиләр.

Күпләр өчен “Татар малай” буларак билгеле блогер Ринат Галиәхмәтов та бала туганда хәләле янәшәсендә торган икән. “Машина, фатир алуга акча җыебыз. Бала туу алардан да мөһимрәк вакыйга бит, шуңа күрә һәркемгә акча туплап, кабатланмас хисләрне үзегезгә кичерергә киңәш итәм”, – диде ул. Бактың исә, алар шәхси клиникада бу хезмәт өчен 169 мең сум түләгәннәр. 

– Хәләлем Илүзә белән бала туганчы ук, бу көнне бергә үткәрербез дип сөйләшеп куйган идек. Гаилә булгач, бөтен авырлыкны да икәү узарга тиешбез. Илүзәм йөкле вакытта аның белән бергә дәресләргә дә йөрдем. Барысын игътибар белән тыңладым. Бала тапканда Илүзәгә үз көчемнән килгән кадәр ярдәм итәсем килде. Курку хисе булмады, үзем кызыксындым, хәләлем сөйләде. Бала табкан көнне Илүзә йоклый алмады тулгагы башланды. Аңа авыр булды. Табиблар үз эшләрен иң югары дәрәҗәдә башкарып чыкты. Мин Илүзә белән янәшәдә булдым, кызымның дөньяга килүен күрдем, беренче авазларын ишеттем. Бу бит чын могҗиза! Ул хисләрне онытырлык түгел. Хәләлемнең күкрәгендә безнең мәхәббәт җимешебез ята. “Кызым, сәлам!” – дип эндәшүләр әле дә күз алдында тора. Андый хисләрне хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә татырга тиеш. Баланы табуда катнашмаучы ир-атлар ялгыша дип уйлыйм.  Бу вакыйгадан соң, хатын-кызларга караш та үзгәрә. Бөтен бала тапкан әниләргә булган хөрмәтем, тагын да ныграк артты. Хатын-кызлар, чыннан да, бик көчле затлар, – дип уртаклашты Ринат.

Партнер белән бала табу хәзер “мода”да, әмма бу безнең көнкүрешебез өчен, гомумән, яңалык түгел икән. “Шәһри Казан” газетасы журналисты Гөлнур Шәрәфиева да үз тәҗрибәсе турында сөйләп китте.  

– Бала тудыру йортында түләүле хезмәтләр арасында партнер белән бала табу дигән язуга күз төште. “Нәрсә соң бу?” – дип сорадык. Бала тапканда ирегез сезнең янәшәдә була, диделәр. Ул вакытта аның бәясе 2 мең 200 сум иде. Ирем белеме буенча ветеринар. Аның бала табу процессы буенча белемнәре булгач, бик тиз ризалашты. Әле бала табу йортына ноутбук, блокнот та алган идем, имеш вакытны бушка үткәрмим, мәкалә әзерли торам. Бала табар вакыт җиткәч иремә хәбәр иттем. “Килеп җитә алырмынмы?” – дип кайгырды ул. Бала табу бүлмәсенә керер алдыннан өр-яңа чиста киемнәр әзерләргә кирәк булган. Ирем тизрәк базарга ашыкты. Бала табар алдыннан, кичне бергә үткәрдек. Рәхәтләнеп сөйләштек, хәтта хастаханәдә икәнемне дә оныттым. Тормыш иптәшем гел янәшәмдә булды, бар әйткән теләкләрне үтәп торды. Бала табар вакыт җитте. Сабыр булдым, улымны бик җиңел таптым. Тормыш иптәше янәшәдә булу – мораль яктан бик нык ярдәм итте. Ирем дә бу вакыйганы гел искә алып торды: “Бер тавыш та чыкмады, шундый сабыр булдың”, – дип кабатлады. Андый вакытта минем белән бергә булуына бик рәхмәтлемен, – дип әйтте Гөлнур Шәрәфиева.

“Бу театр түгел бит!”
Партнер белән бергә бала табу мөмкинчелеге Казан хастаханәләрендә дә бар. Бу хакта Казан медицина университеты клиникасы акушер-гинекологы, 30 елдан артык эш тәҗрибәсе булган Светлана Гобәйдуллина белән сөйләштек. 

– Хатын-кыз бала табу вакытында бөтен начар әйберне оныта. Кеше табигате шулай корылган. Һәр ир-ат өчен бала табуда катнашу – стресс. Ул аны беркайчан да оныта алмаячак. Табигать кануннары буенча, ир-ат бала табуны күзәтергә тиеш түгел. Элек хатын-кыз бала тапкан йортта бер генә ирне дә калдырмаганнар, чөнки бу начар билге дип саналган. Мин партнер белән бала табуга каршы түгел. Партнер ролендә ир-аттан кала башка гаилә әгъзасы да булырга мөмкин. Бала тапканда иң яхшы ярдәмче – әни. Әлбәттә, психологик яктан әзер ана, – ди табиб. – Беренчедән, ул үзе дә бала тапкан, аның тәҗрибәсе бар. Икенчедән, ана һәрвакыт баласын яклый, кирәк түгелне сөйләми, серләрне саклый. Ир-атның бала табуда катнашуының уңай һәм тискәре яклары бар. Ул табибларның һәр гамәлен, сүзләрен күреп-ишетеп тора. Бу безнең өстәмә шаһитыбыз да. Әгәр хатын-кыз табиб сүзләренә колак салмаса, ялгыш кына бала табу вакытында сабыйга зыян килсә, ир-атның фикере кайсы якка үзгәрәсен тәгаен гына әйтеп булмый. Тагын шунысы да бар: егетләр үзенең сөйгәненең сызлануларын күреп тора. Аларда хәтта балага карата нәфрәт тә уянырга мөмкин, чөнки ир-ат сабыйны яраткан тормыш иптәшен интектерүче итеп кабул итүе ихтимал. Без кайвакыт ирләргә баланы кулга алырга тәкъдим итәбез. Бу гамәлгә дә бөтен кеше әзер түгел. Кайберләре бала табу бүлмәсендә басып тора алмый, чыгып китә. Бу – гадәти, нормаль күренеш. Медицина институтында укыган вакытта теорияне белә торып та, беренче тапкыр бала табуны күргәч, миңа да начар булып киткән иде.

Бу театр түгел бит! Хатын-кыз бала тапкан вакытта үзен теләсә ничек тотарга мөмкин.

– Ир-атлар бала тудыру бүлмәсендә үзләрен ничек хис итә?
– Ир-атларның 80 проценты: “Әйдәгез берәр нәрсә уйлап табыйк әле”, – диләр. Алар бик сирәк очракта гына үз теләкләре белән бала табуны күзәтергә тели. Моның турында күбрәк хатын-кыз уйлый. “Мин генә интегергә тиешме, күреп торсын”, – дигән кешеләрне аңлый алмый. Бу – эгоизм. Ир-атлар бала табу процессын бөтенләй аңлап бетерми. Хатын-кызлар, әлбәттә, шатлана, ә ирләр аларга каршы төшми. Чынбарлыкта исә, бер әфәнденең бик каты күңеле болганды, икенчесе бөтенләй йокыга талды, өченчесе телефонда уйнады. Бу – психологик саклану чаралары. Әлбәттә, бар кешене дә бер рәткә тигезләп булмый. Табибларга ярдәм итүче, идеаль ирләрне дә очраткан булды. Кирәк түгел гамәл эшләмиләр, хатын-кыз белән сөйләшәләр, хәтта табибларның да кәефен күтәреп җибәрәләр. Әмма алар бик сирәк.

– Партнер белән бала табу канун буенча бушлай дип язылган, моның өчен өстәмә акча алырга ярыймы соң?
– Партнер белән бала табу, дөрестән дә, бушлай. Әмма якын кешене ашату, бала табу бүлмәсенә керү өчен махсус кием бирү, өстәмә анализлар тапшыру өчен өстәмә түләү алына.

– Бала тапканда ир-атлар кирәкме?
– Барысы да кешенең үзеннән тора. Ирләрнең төрлесе була. Әмма психологик яктан әзер булу һәрбер кешегә зарур. Кайбер ирләр үзләренең көчсезлегеннән, кирәк булмавыннан төшенкелеккә бирелә. Шуңа күрә һәр кемгә мин “эш” табарга тырышам. Хастаханәдә хатын-кыз янында табиблар була, шуңа күрә ирләргә бер дә борчылырга кирәк түгел. Кабатлап үтәм, тормыш иптәшегездән бала тудыру йортына барасың киләме, син әзерме дип сорагыз, сөйләшегез. Бу гамәлгә беркемне дә мәҗбүр итәргә ярамый.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading