16+

«Печән базары»на кил!

23 майда Казанда «Печән базары» флэшмоб-акциясе узачак. Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм «Ялкын» журналы уздыра.

«Печән базары»на кил!

23 майда Казанда «Печән базары» флэшмоб-акциясе узачак. Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм «Ялкын» журналы уздыра.

Акция программасында «Печән базары» театральләштерелгән ярминкәсе, ачык әдәби мәйдан, авторлар белән танышу, балалар өчен уен аланы, яңа китаплар тәкъдим итү, авторлар белән танышу каралган.
Ярминкә тулаем ХХ гасыр рухына туры китереп оештырылачак - кунаклар бөек шагыйрь Габдулла Тукай яшәгән вакытларга сәяхәт итә һәм үзләрен шул чор кешесе итеп тоя алачак. Чара үз заманында татар дөньясының үзәге булып саналган Иске татар бистәсендә, Мәрҗани мәчете тирәләрендә үткәреләчәк. Ярминкәдә шулай ук шәһәребездә һәм башка төбәкләрдә укучы студентлар тарафыннан ясалган сувенирлар, милли ризык, сәнгать әсәрләре, шәмаилләр, кул эшләре, төрле китаплар тәкъдим ителер дип көтелә. Әдәбият мәйданы исә ике өлештән торачак. Кабан күле буенда ирекле китап уку зонасы, урам китапханәсе оештырылачак, анда һәр теләгән кеше утырып укый һәм ял итә алачак. Бистәнең ишегалларында авторлар белән очрашулар, китап презентацияләре, мастер-класслар оештырылачак. Әдәби парк кунаклары исә - Рабит Батулла, Мәдинә Маликова, Марат Кәбиров, Халисә Ширмән һ.б. язучылар.
Акциядә катнашу шарты да бар - киемегездә бер генә булса да татар костюмы элементы булырга тиеш.
Быел «Печән базары» ярминкәсе «Ялкын» журналының 90 еллык юбилеена багышлана. Беренче акция исә 2013 елда уздырылган иде, ул бөек шагыйребез Г.Тукайның үлеменә 100 ел тулуын искәртүне максат итеп куйды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading