16+

Пенсия артты. Кемнәргә?

Ел башында айлык акчалата түләү (ЕДВ) 1 февральдән 3,7 процентка индексацияләнәчәк дигәннәр иде. Күңелле яңалык – ул 4,9 процентка артачак. Казанның Вахитов районы пенсия бүлеге җитәкчесе Флида Арсланова әйтүенчә, айлык акчалата түләү белән бергә аның составына кергән социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә.

Пенсия артты. Кемнәргә?

Ел башында айлык акчалата түләү (ЕДВ) 1 февральдән 3,7 процентка индексацияләнәчәк дигәннәр иде. Күңелле яңалык – ул 4,9 процентка артачак. Казанның Вахитов районы пенсия бүлеге җитәкчесе Флида Арсланова әйтүенчә, айлык акчалата түләү белән бергә аның составына кергән социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә.

Бу шифаханәгә юллама, бушлай дарулар алу, дәвалану урынына шәһәр яны, тимер юл һәм җәмәгать транспортында бушлай барып кайтуны үз эченә ала. Быелның 1 февраленнән бу социаль хезмәтләр җыелмасының суммасы 1211,65 сумны тәшкил итәчәк. Аның 933,25 сумы – даруларга, 144,37се – шифаханәгә юллама алу өчен, 134,04 сумы транспортта бушлай йөрүгә каралган.

Дарулар сырхауханәдә участок табибы язып биргән рецепт буенча бирелә. Шифаханәгә юллама алыр өчен табиб күрсәтмәсе һәм чиратка басу кирәк. Моның белән социаль иминиятләштерү фонды шөгыльләнә. Әлеге социаль хезмәтләрдән файдаланучы федераль ташламага ия кешеләр исемлегенә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Ленинград блокадасында булучылар, хәрби хәрәкәтләрдәге ветераннар, физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләр, инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган, радиациядән зыян күргән кешеләрнең гаилә әзгъзалары керә.

Социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алыргамы, әллә дарулардан һәм башка мөмкинлекләрдән бушлай файдаланыргамы икәнен һәр кеше үзе хәл итә. Акча сайлаган очракта, ташламага ия кешеләрнең күбесе аны пенсия белән бергә ала. Әгәр инде кеше акча урынына социаль хезмәтләр җыелмасын кулланырга уйласа, аның суммасы айлык түләүдән чигерелә. Бу сайлауны елга бер тапкыр ясарга була. Бу хакта пенсия фондына гаризаны 1 октябрьгә кадәр генә тапшырырга мөмкин.
Моннан тыш февральдән мәетне җирләгән өчен дәүләттән бирелә торган пособие акчасы да артты. Хәзер ул 6424,98 сумны тәшкил итә.

Фото архивтан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading