16+

Пенсиядә вакыт инстаграмда үтә

Бер гаиләдә өч блогер аларның. Татар малай буларак билгеле булган Ринатның хатыны Илүзә дә, әнисе Әлфия Галиәхмәтова да бүген инстаграм блогерлары. 

Пенсиядә вакыт инстаграмда үтә

Бер гаиләдә өч блогер аларның. Татар малай буларак билгеле булган Ринатның хатыны Илүзә дә, әнисе Әлфия Галиәхмәтова да бүген инстаграм блогерлары. 

Инстаграм белән дуслашуым да шул Ринат аркасында гына инде, ди Әлфия апа. Социаль челтәрдә ул 2015 елның сентябрендә теркәлгән. Нәкъ биш ел элек иң беренче фотосын куйган. 

– Пенсиягә чыккан вакытым гына иде. Яңа телефон алып җибәрдем. Социаль челтәрләрдә теркәлдем. Фатирга да онлайн аша гына түләргә өйрәндем, табибларга да шуннан гына язылам. Кулда телефон булгач, күзгә күренгән матурлыкларны төшерәсе килеп кенә тора. Аларны инстаграмга кую теләге дә тынгылык бирми. Аннары нәрсә пешерүемне дә, кибеттән нәрсә сатып алуымны да куя башладым һәм алар язылучыларыма да ошый булып чыкты. Көнемнең сигез-тугыз сәгате блок алып баруга китә дисә алдамамдыр. Язылучыларымны карап чыгам. Чирләп киткәненең хәлен белешәм. Үзем белгән киңәшләремне бирәм. Ризыкларым белән кызыксынучыларга рецептларны язам. Туры эфирга чыгуымны да көтә башладылар. Ул вакытта татарча блок алып баручылар күп түгел иде, шуңа да күңелләренә ятканмындыр, – ди ул.

Блогер булу җиңел эш түгел. Заводта эшләгән чорында Әлфия апаның буш вакыты әле булгалаган. Блок алып барганнан бирле черем итеп алырга да вакыты калмый икән. Кайвакыт биш сәгать йокы белән йөри. Шулай булса да инстаграм аның өчен ял. Сырхауханәдә яки башка җирдә берничә сәгать чиратта утырырга туры килгәндә дә шул коткара икән. Вакыт сизелми дә үтә, ди ул. 

Үзен блогер дип таныганчы ук аңа язылучылары шул статусны биргән. Әлфия апа аша алар үзара да дуслашып беткән. Борчу-мәшәкатьләрен дә, сөенечләрен дә бүлешәләр. Инстаграм минем өчен дуслар табу, аралашу чарасы да, ди Әлфия апа. Аралашу дигәннән, ул эфирга чыкканда алдан ук темасын уйлап куймый. Тормышта ничек бар, шул рәвешле алып бара. Тормыш иптәше видеоларны икешәр кат төшерергә яратмый, ничек килеп чыга, шулай куярга да туры килә. 

– Пенсиядән соң да вакытның буш узмавы, яңа дуслар, фикердәшләр табылуы, сәламәт яшәү рәвешен алып баруны да җиткерәсем килә. Скандинавия таяклары белән йөрим, кышын чаңгыда шуам. Синнән күреп без дә һава суларга чыктык әле, дип язалар. Урамда танып исәнләшеп китәләр. Гадилегегез өчен яратабыз, күзәтеп барабыз, дигәннәрен ишеткәч тә күңелле, – ди блогер.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дә Әлфия апаның подпистчигы бик яратам узен

    Мөһим

    loading