16+

Полина туташ, минем алимент буенча сорау бар иде

Татарстанда ел башыннан Суд приставлары федераль хезмәтендә алиментларга кагылышлы 27 мең башкарма эш теркәлгән, шулардан 19 мең башкарасы эш калган.

Полина туташ, минем алимент буенча сорау бар иде

Татарстанда ел башыннан Суд приставлары федераль хезмәтендә алиментларга кагылышлы 27 мең башкарма эш теркәлгән, шулардан 19 мең башкарасы эш калган.

Җаваплылык хисе арта

– Ел башыннан 672 миллион сум алимент түләттерелде. Алимент түләргә тиешле кешеләрнең 87 проценты ир-атлар, ә 13 проценты хатын-кызлар. Ата-аналарда, аерылышкан булсалар да, уртак балалары өчен җаваплылык хисе елдан-ел арта бара. Алимент түләүдән баш тартучылар азрак, – диде Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров.

Административ чаралар да кешеләрне җаваплылыкка этәрә. Алиментларның үз вакытында күчерелеп баруын ачыклау максатында, предприятиеләрнең һәм оешмаларның бухгалтерияләренә 4,6 мең тикшерү үткәрелгән. Алиментларны күчерүгә битараф караган 6 баш бухгалтер административ җавапка тартылган. 2 239 кешенең автомобиль идарә итү таныклыгы вәкаләте вакытлыча чикләнгән.

Төрле бурычлары 30 мең сумнан артса, кеше чит илгә чыгарылмый.

– Алиментчыларга таләп тагын да катгыйрак, алимент бурычы 10 мең сумга җыелган кеше чит илгә чыгарылмый. Татарстан буенча шундый 13 мең алиментчы “кара исемлектә” тора, – диде Әнвәр Закиров.

Бурычлары шактый җыелган алиментчыларга каршы Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә дә көрәшә суд приставлары. Махсус аппарат автомобильнең дәүләт теркәү саны буенча алимент бурычы булган кешене ачыклый. Ел башыннан үткәрелгән рейдларда алиментчыларның 18 транспорт чарасы штраф мәйданчыгына алып кителгән.

Бала хакы – изге хак

Алиментны өлешчә генә түләгән кеше дә, Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 157нче матдәсе нигезендә, “алимент бурычлы” дип санала.

– Әгерҗе районындагы бер ир-ат узган елның июнь-октябрь айларында алименттан 1700-2000 сум гына күчергән. Түләүне тулы күләмендә башкармаганы өчен аңа башта административ кисәтү ясалды, ә берничә айдан җинаять эше кузгатылды. Гомумән, республика буенча 452 алиментчы җинаять җаваплылыгына тартылды. Әгерҗедәге ир-атка 6 ай дәвамында мәҗбүри эшләр үтәү җәзасы кулланылды, хезмәт хакыннан алимент тулы күләмендә тотып калынды, – диде Татарстан буенча баш суд приставы.

Кеше махсус хәрби операциядә катнашырга китсә дә, аның алиментка кагылышлы бурычлары саклана, балага алимент түләү туктатылмый.

Суд приставлары федераль хезмәте “Суд приставы – балаларга” акцияләре үткәрә. Әлеге максатчан чара вакытында алиментчыларны ачыклап 728 рейд оештырылган. Сөйләшүләр һәм искәртүләр нәтиҗәсез калмаган, акция кысаларында 27 миллион сум алимент түләнелгән.

– Кайчак, элекке ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр шулкадәр кискенләшкән була. Аларның алимент түләүне ишетәселәре дә килми. Мөнәсәбәтләр бик суынган очракларда да бала хакы турында онытырга ярамый, сабыйларның гаебе юк бит, – ди Әнвәр Закиров.

Электрон технологияләр ярдәме

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе цифрлы технологияләрне кулланышка кертүгә әһәмият бирә. Ай саен онлайн-кабул итү үткәрелә. Аңа 8-800-514-92-21 телефоны аша язылырга мөмкин. Онлайн-кабул итүгә язылган кешенең алиментлар мәсьәләсендәге соравы буенча алдан ук билгеле бер чаралар күрелә. Районнар белән видеоэлемтә урнаштырылган көнне инде теге яки бу кешегә соравы буенча башкарылган эшләр генә җиткерелә.

Кешеләр 8-800-303-00-00 телефоны аша Полина туташка да мөрәҗәгать итә ала. “Полина,” дигәнебез ясалма акыллы робот, әлбәттә. Ләкин, әлеге робот алиментлар мәсьәләсендәге сорауларга аңлатмалар бирә.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading