16+

Пошалым чаналары хуҗаларын тапты (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

Узган ял көннәрендә Арча районының Урта Пошалым авылында «Пошалым чаналары» фестивале гөрләде. Җыр бәйгесе җиденче тапкыр уздырыла. Баштагы елда өч Пошалым авылын берләштергән фестиваль соңгы ике елында район күләмендә уза. Быелгысында 38 кеше катнашты һәм һәркайсы өчәр җыр башкарды.

Пошалым чаналары хуҗаларын тапты (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

Узган ял көннәрендә Арча районының Урта Пошалым авылында «Пошалым чаналары» фестивале гөрләде. Җыр бәйгесе җиденче тапкыр уздырыла. Баштагы елда өч Пошалым авылын берләштергән фестиваль соңгы ике елында район күләмендә уза. Быелгысында 38 кеше катнашты һәм һәркайсы өчәр җыр башкарды.

- Быел фестивальнең таләп­ләрен бераз үзгәрттем. Катнашучылар «Әллүки» җырын акапеллага башкарырга тиеш иде. Шуңа күрәдер дә быелгы катнашучылар аеруча көчле булды, зур әзерлек белән килгәннәр. Алардан бик канәгать калдым, - диде фестивальнең хуҗасы - Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров.

Инде менә ничә еллар ул үзешчәннәр арасында иң-иңнәрен сайлап алып, аларны үсендерә, стимул бирә. Узган еллардагы катнашучылар арасында бүгенге көндә профессиональ сәхнәдә ныклы адымнар белән иҗат итүчеләр дә бар. Мәсәлән, Илназ Баһ (ул фестивальнең беренче ел лауреаты), Фәрид Низамиев, Рафил Җәләлиев һәм Сөмбел Заһидуллина - әнә шундыйлардан.

- Әлеге бәйге - үзешчән сәнгать әһелләре өчен ачык дәрес. Лауреатлар, Арчаның мәдәният йортында чыгыш ясап чирканчык алганнан соң, Казан филармониясе сәхнәсендә җырладылар. Иҗатка җитди карап, киләчәген сәхнә белән бәйләүчеләр өчен бу трамплин булып тора, - ди Рөстәм әфәнде.

Быел үзешчән җырчыларның талантын Татарстан­ның халык артистлары Зөһ­рә Сәхабиева белән Резидә Галимова, Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин, Башкортстанның танылган җырчысы Марат Шәйбәков һәм Люция Мусина бәяләде.

- Иң-иңнәрне сайлаган­да бик дулкынландык. Араларында тыңлап туймаслык­лары да бар. Быел бәйгенең таләпләре катгыйланган. Башкарыр өчен катлаулы җыр сайланган. Шуңа да карамастан, һәр катнашучы җырны бәйгенең шартына туры китереп башкарырга тырышты. Классик әсәрләр җырлаучылар да булды, - диде Газинур Фарукшин.

- Бик күңелле мизгелләр кичердек. Зәлия Гайфуллинаны ошаттым. Җырларны җиренә җиткереп башкарды, төс-кыфәте дә килешле, затлы. Тавышы моңлы. Катнашучылар арасында гап-гади авыл хезмәтчәннәре - сыер савучылар да, бозау караучылар да, машина йөртүчеләр дә, шулай ук өлкән яшьтәге апа-абыйлар да, мәктәп укучылары да булуы сөендерде. Киемнәренә карата да тәнкыйть сүзләрен әйтеп булмый, - дип, хис-кичереш­ләре белән уртак­лашты Резидә Галимова.

Жюри исә түбәндәгеләрне җиңүчеләр дип игълан итте: беренче урын лауреатлары - Арчадан Зәлия Гайфуллина (ул «Әллүки» җырын иң оста башкаручы дип тә билгеләнде) һәм Илһам Яруллин (Урта Аты). Икенче урынны исә Айрат Кәримуллин белән Гүзәл Закирова бүлеште. Җиңүчеләр диплом, биш-ун мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде. Һәм барлык катнашучыларга да чаналар тапшырылды.

Хәер, фестивальне катнашучылар гына түгел, ә авыл халкы да бик сагынып, яратып көтеп алганлыгын күреп сокландык. Сәхнә түрендә күз күрке булып торган бизәкле чаналар үзләре генә дә ни тора! Шулай ук Югары Пошалымның балта осталары ясаган арбаларны җиккән атлар - һәммәсе дә бәйрәм рухын арттырды.

- Рөстәм авылның һәр кешесенә - олысына да, кечесенә дә бик ихтирамлы. Ел саен бәйрәмнәрдә өлкәннәргә һәм балаларга бүләкләр тапшыра. Авылның һәр бала-чагасын исемләп белә, кайткан саен аларның күңелен күрергә тырыша, - ди Рөстәм Закиров турында авылдашлары.


Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары һәм видеосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading