16+

 Президент шәхси күңел ачу биналарында ут белән шаярмаска кушты

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 18 гыйнварда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе белән Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак коллегиясе утырышында катнашты.

 Президент шәхси күңел ачу биналарында ут белән шаярмаска кушты

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 18 гыйнварда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе белән Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак коллегиясе утырышында катнашты.

—  Республикада Донбасс Халык Республикасыннан, Луганск Халык Республикасыннан, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән мәҗбүри күченеп килгән 2 мең кеше яши, шуларның 500е- балалар. Шушы төбәкләргә 1325 тонна ярдәм җибәрелде, - диде Рөстәм Миңнеханов.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесе - Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин үзенең чыгышында 2016 елдан башлап, Татарстан Президенты теләктәшлегендә 379 мең янгын хәбәре аппараты куелганлыгын әйтте. 

—    Мондый аппаратлар урнаштыруга акчаны муниципаль берәмлекләргә бирү отышлы булыр, чөнки муниципаль берәмлекләр социаль яктан мохтаҗ гаиләләрне яхшырак белә, - диде Рафис Хәбибуллин.

Республика әйдаманы бу тәкъдимне хуплады.

—    Янгын хәбәре аппараты ярдәмендә 91 кеше, шуның 20се балалар, котылып калды. Һәр кешенең гомере кадерле, янгын хәбәре аппаратлары урнаштыру әһәмияткә ия мәсьәлә. Дәүләт биналарына янгын куркынычсызлыгы буенча таләп көчле. Шәхси күңел ачу биналарындагы янгын очракларын ишетеп беләбез. Андый хәлләр булмасын өчен шәхси күңел ачу биналарындагы янгын куркынычсызлыгы куелышын да тикшереп торырга кирәк,- диде Президент.

Рафис Хәбибуллин сүзләренә караганда, республикада узган ел 4992 янгын теркәлгән, аларда 117 кешенең гомере өзелгән. Суга батып үлүдән тагын 86 кешене югалтканбыз. Татарстанда 50 пляж эшли, тагын 16сын оештыру планлаштырылган. Аларда булдырылган коткару хезмәтләре 7 кешене суга батудан коткарып калган.

 Техника паркын төзекләндерүдәге һәм янгын сүндерү машиналары алудагы ярдәме өчен Татарстан Президентына, республика Хөкүмәтенә рәхмәт әйтте Рафис Хәбибуллин.

 Узган ел “112” бердәм телефонына 2 миллионнан артык шалтырату алынган. Махсус хәрби операциягә кагылышлы сораулар белән дә әлеге телефонга мөрәҗәгать итәргә була. Андый эчтәлектәге сорау белән 2800 кеше шалтыраткан.

 Россиядә халыкка хәбәр бирү системасын 2030 елга кадәр төзекләндереп һәм яңартып чыгу бурычы куелган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә дә җаваплы карарга кушты.

 — Хәбәр бирү системасы дежур әйбер генә кебек. Ләкин, хәзерге шартлар аның әһәмиятле булганлыгын күрсәтә. Кайбер төбәкләр бу кискен мәсьәлә белән очраша инде. Хәбәр бирү системасын көйләүне 2030 елга кадәр сузмыйча, алданрак эшләп бетерергә кирәк. Саклану корылмалары һәм хәбәр бирү системасы тәртиптә булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов.

 Татарстан Президенты ведомстволарның эшчәнлегенә уңай бәя бирде. “Мин сезгә хезмәттәшләр, дип, ихластан мөрәҗәгать итәм. Халык иминлеген саклау - безнең уртак бурыч,”-дип, Рөстәм Миңнеханов МЧС хезмәткәрләренә авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Төп фото: https://president.tatarstan.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading