16+

Президент юлламасыннан нәрсә көтәсез?

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына 2015 елга юллама белән чыгачак. Президент чыгышындагы төп фикерләр турында безнең иртәгәге саныбыздан укырсыз, ә бүген «ШК» берничә кешегә «Юлламада кайсы мәсьәләләргә ныграк игътибар юнәлтелүен теләр идегез?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына 2015 елга юллама белән чыгачак. Президент чыгышындагы төп фикерләр турында безнең иртәгәге саныбыздан укырсыз, ә бүген «ШК» берничә кешегә «Юлламада кайсы мәсьәләләргә ныграк игътибар юнәлтелүен теләр идегез?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

Камияр Байтимеров, Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе:
- Фермерлар җир участокларын, авыл кешеләре пай җирләрен рәсмиләштерә алмыйча аптырап йөриләр. Авыл хуҗалыгы кулланылышындагы җирләрне рәсмиләштерүдә катгый бер тәртип урнаштырасы иде. Санкцияләргә бәйле рәвештә чит илләрдән кертелми башлаган продукцияне алмаштыруны фермерларга ышанып тапшырырга мөмкин. Алар итен дә, сөтен дә, җиләк-җимешен һәм яшелчәсен дә мулдан җитештерәчәк. Фермерларның җитештерү цехларын үстерүдә башлангыч ярдәм кирәк, чыгымнар үзен аклаячак. Агрохуҗалыклар, фермерлар җитештергән продукция ярминкәләрдә генә түгел, ә сәүдә челтәрләренә ел әйләнәсендә кабул ителеп, сатылсын иде. Сәүдә челтәрләренең җирле продукцияне кабул итүе махсус закон таләбендә башкарылсын дип телим. «Казан» агросәнәгать паркы фермерларга һәм авыл хезмәтчәннәренә ярдәм максатында төзелде, ләкин әлегә сөенерлек булышлыгы юк. Агросәнәгать паркының яшелчәләрне эшкәртү цехындагы айлык аренда бәяләрен ишетүгә үк, фермерлар куркып кача. «Казан» агросәнәгать паркы, киресенчә, кулай бәяләре белән фермерларны да, халыкны да үзенә җәлеп итеп торсын иде.




Рауил Рәхматуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты:
- Президент республикадагы социаль мәсьәләләргә игътибар юнәлтер, дип уйлыйм. Мәктәпләрне, балалар бакчаларын төзү һәм төзекләндерү һаман актуаль. Яшь буынга тәрбия бирү эшен икенче планга күчерергә ярамый. Медицинаны үстерергә, медицина кадрлары әзерләргә кирәк. Район һәм авыл җирлекләрендәге медицина хезмәткәрләренең күбесе инде өлкән яшьтә, ә алмашка килүчеләр аз. Спортны җанландыру, ягъни сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалау зарур. Хөрмәтле ветераннарыбызны, өлкәннәрне онытмыйк. Авыл хуҗалыгы да ныклы үсешкә ирешмәде әле, бу тармак та ярдәм көтә. Фатиры булмаган кеше - төшенке рухлы кеше, шунлыктан торак төзелеше - социаль әһәмияткә ия юнәлеш. Моны юллар төзелешенә карата да әйтеп булыр иде. Игътибар сораучы мәсьәләләр бик күп, аларны чишү өчен республика халкыннан да дуслык, бердәмлек һәм тырышлык сорала.








Мәүлидә Мингалиева, пенсионер:
- Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында татар телен укыту ни дәрәҗәдә башкарыла? Тел булса, дәүләтең дә була. Татар телен укыту дәүләт кайгыртуында булсын иде. Мин күп еллар табиб булып эшләдем, медицинаны, шулай ук производство медицинасын үстерергә кирәк. Булачак медицина хезмәткәрләрен һөнәргә генә түгел, ә халыкны ярата белергә дә өйрәтергә кирәк. Табиб һөнәрен сайлагансың икән, син кешене яратырга, намуслы хезмәт итәргә тиеш. Пенсиядә булсам да, кул кушырып утырмыйм; «Таныш моңнар» әдәби-музыкаль берләшмәсен җитәклим. Хәзер мәдәният дөньясында кайнашкач, милли талантларыбызны үстерүгә, музейларга игътибар җитеп бетмәгәнлеген күрәм. Тарихи биналарыбызны, милли матбугатыбызны саклыйк. Яшь буында әдәп-әхлак тәрбиялик. Усаллыкка, азгынлыкка, акчага корылган җәмгыятьнең киләчәге тотрыклы булмас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading