16+

Президентны сайладык, чиратта – депутатлар

Россиядә быелның 15-17 мартларында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар булды.

Президентны сайладык, чиратта – депутатлар

Россиядә быелның 15-17 мартларында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар булды.

Тавыш бирүдә 87,1 миллион кеше катнашты. Россиянең бүгенге Президенты Владимир Путин 87,28 процент тавыш җыйды.
“Волга” экспертлар клубындагы чираттагы утырышта ил Президентын сайлауларга йомгак ясалды.

– Россиягә дус булмаган илләр безгә инде 19 мең санкция кертте. Халык сайлауларда тавыш биреп, дөньядагы вазгыятькә үзенең мөнәсәбәтен белдерде. Владимир Путин фантастика колачларында тавыш җыйды, халык илебез әйдәманына олы теләктәшлек белдерде. Яшьләр сайлауларда активлык күрсәтте, бу бик яхшы күренеш. Татарстанлылар бердәм булды, сайлау участокларында эш оешкан төстә барды,-дип искә төшерде сайлау кампаниясен Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.

– Кайбер чит илләрнең дошман мөнәсәбәте илебез халкының тагын да ныграк берләшүенә генә этәрә. Сәясәт белән кызыксынмаган кешеләр дә сайлау участокларына килде. Татарстан Иҗтимагый палатасы башлангычында күзәтүчеләр сыйфатында республикадагы күп сайлау участокларында булдык, тавыш бирү 3 көндә дә тәртиптә һәм оешканлыкта барды. Чит илләрдән килгән күзәтүчеләр дә уңай фикердә калдылар, сайлауларның кануннар бозмыйча үткәрелгәнлеген әйттеләр,-диде “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Кокохо.

–Татарстанда гаилә белән тавыш бирергә килүчеләр 100 меңнән артык булды. Матур традициянең яңаруы куанычлы хәл. Бала чакта үземнең дә әти-әнигә ияреп сайлауларга барганым хәтердә,-диде “Диалог Регионы” автоном коммерциячел булмаган оешманың Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Гыйльмиев.

Татарстанда 2024 елның сентябрендә республиканың Дәүләт Советына, ә 2025 елда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау үткәреләчәк.
– Германиянең Тышкы эшләр министрлыгы үзләренең эш документларында “Президент” сүзен күрсәтмичә, бары тик Путин дип кенә язачакларын белдерде. Бу мәсьәләгә ничек карыйсыз?-дип, әңгәмәдә катнашучыларга “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
–Европа Берлегендә җитәкчеләрдән уңмый башладылар, Европа үзенең бетүенә ашкына. Германиянең тышкы эшләр министры Бербок ни сөйләгәнен үзе дә белми ахырысы. Франция Президенты Макрон гаскәр кертү белән саташа. Европа Берлегендә Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан гына акыллы фикер йөртә дигән тәэсир кала,-дип җавап бирде Айрат Фәррахов.

Германиянең Тышкы эшләр министрлыгының мондый гамәлен Тимур Кокохо “түбәнлек”, ә Марсель Гыйльмиев “аларның кара эшләре илебез халкының Владимир Путинны тагын да көчлерәк яклавына гына этәрә”, дип бәяләде.

Фикерләшүне йомгаклап, Айрат Фәррахов:”Сайлауларда халык Россиянең, армиянең, икътисадның көчле булуы өчен тавыш бирде. Шушы максатларга ирешүдә ил әйдаманы Владимир Путинга ышаныч баглады. Алда халык тормышын яхшырту, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен кайгырту бурычы тора”,-диде.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading