16+

«Провокацияләргә бирелергә ярамый»

14 декабрьгә каршы төндә Казансу елгасында хәрбиләрнең туганнар кабере урынында төзелгән һәйкәлгә кызыл буяу белән «Лена Зачем ты крестила наших детей твой Ильфатик», «Никто не забыт, ничто не забыто», «1552» (язулар ничек бар, шулай бирелде) дип язып киткәннәр. Ноябрь ахырында исә «Нурулла» мәчетендә «Фаритик пупсик люблю Лена» дигән язу пәйда...

«Провокацияләргә бирелергә ярамый»

14 декабрьгә каршы төндә Казансу елгасында хәрбиләрнең туганнар кабере урынында төзелгән һәйкәлгә кызыл буяу белән «Лена Зачем ты крестила наших детей твой Ильфатик», «Никто не забыт, ничто не забыто», «1552» (язулар ничек бар, шулай бирелде) дип язып киткәннәр. Ноябрь ахырында исә «Нурулла» мәчетендә «Фаритик пупсик люблю Лена» дигән язу пәйда...

Шушы көннәр­дә генә ислам һәм православие вәкилләре 1552 елда Казанны алуда һәлак булган хәрбиләр истәлегенә куелган һәйкәлгә карата вандаллык актын шәрехләде. Татарстан митрополиясе сайтында Казан епархия­сенең православие һәйкәлен мыскыллау факты буенча рәсми мөрәҗәгать дөнья күрде:

«Һәйкәлдә мондый язулар пәйда булуны хулиганлык гамәле дип кенә бәяләп булмый. Бу җинаять чираттагы провокация булырга мөмкин, аның максаты - республикадагы милләтара һәм конфессияара тынычлыкны какшату. Татарстан халыклары йөз еллар дәвамында бергә яшәү тәҗрибәсен туплаган һәм безнең республика милләтара татулык тәҗрибәсе белән башкалардан аерылып тора. Без заманча җәмгыятьтә динара дошманлыкка һәм нәфрәткә урын бу­лырга тиеш түгел дип саныйбыз. Безнең тарих ул - безнең казанышыбыз. Безнең һәйкәлләр - өлкән буыннан калган мирас. Һәйкәлләрне мыскыллау үз тарихыңны мыскыллау булып тора», - дип шәрехләделәр Казан епархиясендәгеләр бу гамәлне.

Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтенең дәгъват юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров фикеренчә, ислам динендә икенче бер диндәгеләрне мыскыллау хупланмый.

- Мөселман кешесенең кемне дә булса рәнҗетергә хокукы юк. Элек-электән - Пәйгамбәрләребез заманыннан ук килә бу. Шул чорда да һәркемгә үзе теләгән динне тоту мөмкинлеге бирелгән. Хәзер дә шулай булырга тиеш. Нинди диндә булуыбызга карамастан, милләтләр үзара дус-тату яшәргә тиеш. Әлеге гамәлләр дә, бәлки, нәкъ менә шул ике милләт арасын бутау өчен махсус эшләнгәндер. Без исә андый провокацияләргә бирелмәскә тиешбез, - диде ул.

Фото: evening-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading