16+

«Пушкин картасы» - яшьләр, мәдәнияткә тартылсын өчен махсус уйланылган программа

«Музей, театр, күргәзмә – вакытны күңелсез үткәрү. Ә менә берәр кафега барып, гамбургер яки пицца алып ашау ярап куяр иде... »

«Пушкин картасы» - яшьләр, мәдәнияткә тартылсын өчен махсус уйланылган программа

«Музей, театр, күргәзмә – вакытны күңелсез үткәрү. Ә менә берәр кафега барып, гамбургер яки пицца алып ашау ярап куяр иде... »

Кайвакыт яшьләр нәкъ шулай фикер йөртә. Яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыру максаты белән 2021 елның сентябреннән дәүләт яшьләргә мәдәни ял итүгә 3 мең сум акчасы булган «Пушкин картасын» гамәлгә кертте. 2022 елның гыйнварыннан ул инде 5 мең сумны тәшкил итә. Әмма беренче көннәрдән үк, картаны сатып, акчаны үзләренә калдырырга теләүчеләр дә табылган. Мошенниклар да тик ятмый. 

«...Яктылыкка, нурга илтә...»
«Пушкин картасы» - яшьләр, теләсә кайда трай тибеп йөрмичә, мәдәнияткә тартылсын өчен махсус уйланылган программа. Мәдәни чарага билетлар бүгенгеге көндә арзан түгел. Акчасы болай да санаулы гына булган укучы һәм студентлар мәдәни чараларга тотмый инде аны. Шуңа күрә дәүләт 14 яшьтән 22 яшькә кадәр булган барлык яшьләргә акчалата ярдәм итәргә карар кылган. Бу акчалар «Пушкин картасында» тора, һәм аларны бары тик мәдәни күңел ачуларга гына тотарга мөмкин. Картаны гамәлгә кертү бик гади. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерү үтәргә, «Госуслуги.Культура» кушымтасын телефонга сакларга һәм шундагы афишадан теләгән чараны сайлап, билет алырга була.

Белмәсәң – бел...
Акчаны картадан чыгарып буламы соң? Юк, балалар, моны берничек тә эшләп булмый! «Пушкин картасы» түләү системасы булган гадәти банк картасы булып саналса да, анардан акчаны алып та, анарга салып та булмый. Картадагы акчаны дәүләт кенә тулыландыра ала. Һәм алардан ел ахырына кадәр файдаланырга кирәк. Мәсәлән, 2023 елның 31 декабренә картада акча кала икән, киләсе елга алар юкка чыгачак. Бу карта ярдәмендә акчаларны башка затларга күчерергә яки, киресенчә, башка затлардан алып булмый. Картаны, мәдәни чараларга билетлар сатып алудан тыш, бернәрсәгә дә кулланырга ярамый.

Сезнең карта белән чараларга билетларны сез үзегез өчен генә сатып ала аласыз. Билетларны бернинди дусларга да, туганнарга да сатып алып булмый. Карта үзе һәм билет сезнең исемгә генә теркәлә. Ягъни керү билетында сезнең фамилия, исем һәм әтиегезнең исеме генә булачак. Кергәндә контролер сезнең паспорттагы мәгълүматлар, студентлар билетында яки йөртүче таныклыгындагы мәгълүматлар туры киләме-юкмы икәнен тикшерәчәк. Һәм тагын документтагы фотосурәт һәм сезнең йөзегез туры килергә тиеш. Ягъни, сезнең билет икән, сез генә үтәргә тиеш тә инде. 

Аның каравы, «Пушкин картасы» Россиянең теләсә кайсы шәһәрендәге чарага билетларны алырга мөмкинлек бирә. Шулай ук сез киләчәктә мәсәлән, 2024, 2025 һәм башка елларда узачак чарага билетларны быел ук сатып алырга хокуклы. 

Киртләп куегыз!

Мошенниклар инде бар көченә яшьләрне алдауга керешкәннәр. Интернеттагы кайбер ресурсларда «Пушкин карталарын» сату турында белдерүләр барлыкка килгән. Нәкъ менә шул картадан акчаны чыгарыга тәкъдим итеп, алар сез стипендия ала торган башка банк картасының номерын сорыйлар. Янәсе, алар акчаны шунда күчерәчәк. Әгәр сез алар кушкан таләпләрне үтәсәгез, сез үзегезнең акчадан да колак кагачаксыз. 

Игътибарлы булыгыз, «Пушкин картасы» сатуга яисә өченче затларга тапшырылырга тиеш түгел! Бу картаны сезгә сатып алырга тәкъдим итәләр икән, бу шулай ук – аферистлар. «Пушкин картасын» сату җинаять кодексының нәкъ менә «Мошенничество» маддәсенә карый (РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе). Ә «Пушкин картасыннан» акчаны чыгару омтылышын гына да «Вак урлашу» (РФ КоАП 7.27 маддәсе) яки хәтта «Урлау» (РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе) дип бәяли алалар.

Лилия Яфизова
Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading