16+

Путин оныклары белән уйнарга вакыты калмаудан зарланган

Путин оныклары белән уйнарга вакыты калмаудан зарланган

Өч "Оскар" премиясе лауреаты, режиссер Оливер Стоунның "Путин белән әңгәмә" дип аталган фильмында Россия Президенты үзенең оныклары турында сөйләгән.

Әңгәмәнең бер өлеше хоккей мәйданчыгында үткән, Путин хоккейчылар киемендә булган. Президент оныкларын нык яратуы, ләкин алар белән уйнарга вакыты аз булуы турында белдергән. Шулай ук кияүләре белән кайбер мәсьәләләр буенча бәхәскә керүен дә таныган. Кызларының фән һәм мәгариф белән шөгыльләнүен әйткән, дип яза "Кызыл таң" газетасы.

Фильм дүрт өлешкә бүленгән. Картинаны эшләүчеләр Владимир Путин белән ике ел эчендә дүрт тапкыр очрашкан. Стоун белдерүенчә, фильм сораулар һәм җаваплар рәвешендә төзелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading