16+

Путин “Шүрәле” китабы белән кызыксынды

Бүген Мәскәүнең Кызыл мәйданында «Росия китабы» күргәзмәсендә Татарстан бүлегенә Президент Владимир Путин килде. Аңа Габдулла Тукайның 15 телдә басылган "Шүрәле" китабын күрсәттеләр. Без Татар китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин белән элемтәгә кердек.

Путин “Шүрәле” китабы белән кызыксынды

Бүген Мәскәүнең Кызыл мәйданында «Росия китабы» күргәзмәсендә Татарстан бүлегенә Президент Владимир Путин килде. Аңа Габдулла Тукайның 15 телдә басылган "Шүрәле" китабын күрсәттеләр. Без Татар китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин белән элемтәгә кердек.

- Владимир Путинга "Шүрәле" китабының унбиш телдә тәрҗемәсе барлыгын әйткәч: "Немец телендә дә бармы?" - дип сорады. Мин: "Кытай телендә дә бар", - дип җавап бирдем. Ул бездән елына ничә китап чыгуы белән кызыксынды. Нәшриятта бер миллион ярым китап басылуын һәм аның күбесе татар телендә икәнен әйткәч: "Менә бу дөрес!" - дип кулны кысты. Шулай дәвам итегез, дип мактап та алды. Без аңа "Шүрәле" китабын да бүләк иттек. Матбугат һәм гаммәви коммункиацияләр федераль агентлыгы ("Роспечать") җитәкчесе Михаил Сеславинский Президент Владимир Путинга: "Татарстан китап нәшрияты Россиядә иң яхшылардан санала", - дип үз фикерен белдерде, - дип хәбәр итте Илдар Сәгъдәтшин "Шәһри Казан"га.

Владимир Путинның "Шүрәле" китабын актарганын "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шәхиәхмәтов фотога да төшереп алган.
Татар китап нәшриятында чыккан "Шүрәле" китабы (ә анда искәрткәнебезчә, "Шүрәле" 15 телдә басылган: татар, башкорт, үзбәк, уйгур, казах, төрек, фарсы, гарәп, таҗик, рус, венгер, инглиз, немец, француз, кытай) Китап нәшриятлары ассоциациясе уздырган конкурста беренче урынны яулады һәм лауреат исеменә лаек булды. Бүләкләрне Мәскәүдә узган тантанада Илдар Сәгъдәтшинга тапшырдылар. Күргәзмә эшчәнлеге турында тулырак материал газетабызның киләсе санында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading