16+

«Рамазан аен үткәрү өчен махсус Казанга килдем»

Рамазан аенда мөселман кардәшләремә якынрак булыйм, күбрәк савап эшләп калыйм дип, Анатолий Зомер Казанга Адыгеядан хәтле килгән. Рамазан аен ул “Рәхмәтулла” мәчетендә үткәрде. Очрашуыбыз да шунда очраклы рәвештә генә булды. 

«Рамазан аен үткәрү өчен махсус Казанга килдем»

Рамазан аенда мөселман кардәшләремә якынрак булыйм, күбрәк савап эшләп калыйм дип, Анатолий Зомер Казанга Адыгеядан хәтле килгән. Рамазан аен ул “Рәхмәтулла” мәчетендә үткәрде. Очрашуыбыз да шунда очраклы рәвештә генә булды. 

Ислам динен кабул иткәч, ул исемен Әхмәдкә алыштырган. Тумышы белән Уфа шәһәреннән. Аннан Кубаньда яшәгән. 2001 елда ислам динен кабул иткәч, мәчеткә, мөселманнарга якынрак булыйм дип, Краснодарга күченгән. Соңрак Адыгейга күчеп килгән. Ә Казанда аның кыз туганы яши. Ул да, аның ире дә исламда. Әхмәдкә дә дингә кереп китәргә туганы этәргеч ясаган. 

– Туганым ислам дине турында күп сөйли иде, безгә кунакка килгәч, намаз укыганын күзәтеп торганым булды. Үзе белән дини китаплар алып килә иде. Исламда барысы да төгәл, аңлаешлы, анда бу, теге ошамый дигән әйбер юк, дия иде. Ул калдырган китапларны укып чыккач, үзем дә шуңа инандым. Син бит инде яшәү рәвеше белән болай да мөселман кешесе кебек, үзеңне дин чикләр дип куркырга кирәкми, дип, туганым бу адымымны тагын да тизләтте кебек. Казанга килеп, “Борнай” мәчетендә булгач, анда мөселман кардәшләр белән танышып сөйләшкәч, үземнең дөрес юлда булуымны аңладым. Һәм бик тиздән хаҗга киттем. Хаҗдагы кичерешләрне аңлатып бетереп булмый, аннан минем китәсем дә килмәде. Бу изге сәфәр бик күп сорауларга җавап табарга, иманымны ныгытырга ярдәм итте, – дип искә ала ул.

Хатыны һәм кызлары әтиләренең дингә килүен башта бик өнәп бетермәгән. Ә хәзер инде алар үзләре дә исламда. Бер кызының ире дә мөселман, иншаллаһ, икенче киявебез дә исламга килер дип өметләнәбез, Аллаһтан сорыйбыз, ди Әхмәд.
Адыгеяда аларга иң якын мәчет 14 чакрым ераклыкта урнашкан. Биш вакыт намазны анда барып уку мөмкинлекләре юк. 

– Казанга Рамазан аена дип килүем дә шуның белән бәйле. Шушы изге айда гына булса да, һәр көнне мәчеттә үткәрәсем, җәмәгать белән тәравих намазын укыйсым килде. Ифтарга ризыклар әзерләргә дә булыштым. Шушы айда күбрәк савап җыясым килде, – дип елмая Әхмәд. 
Тоткан уразаларын, укыган намазларын һәм игелекле гамәлләрен Аллаһ кабул итсен. 
 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading