16+

Райондагы 44 җинаять ришвәтчелеккә бәйле

«Миңа ришвәт тәкъдим иткәннәре булмады!» - «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта Әлмәт муниципаль район хакимияте башлыгы Мәҗит Салихов журналистлар алдында шулай дип хисап тотты.

Мәҗит Хаҗип улының сүзләренчә, аларда 2006 елдан бирле Коррупциягә каршы комиссия эшләп килә. Әлеге комиссия, квартал саен җыелып, ришвәтчелекне кисәтү мәсьәләләрен күтәрә икән. Районда 2012-2014 еллар өчен ришвәтчелеккә каршы программа да эшләп килә. Өстәвенә, Әлмәт районы, Алексей Кудрин Фонды һәм Гражданнар инициативасы комитетының тәкъдимен кабул итеп, «Ачык бюджет» проектында катнашучылар исемлегенә дә кергән. Хәзер әлмәтлеләр шул исемдәге порталга яки Әлмәт муниципаль районының рәсми порталындагы бүлеккә кереп, әлеге өлкә буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба, яки үз сорауларын район хакимияте башлыгына да турыдан-туры юллый ала. Ришвәтчелек очраклары туу куркынычын киметү өчен, киләсе елның 1 гыйнварыннан Әлмәт районында җир кишәрлекләре дә ачык аукционнарда тәкъдим ителә башлаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading