Гади эшчедән алып президентка кадәр
Студент егет хирург булырга хыяллана. 1973 елларда микрохирургия өлкәсенә игътибар бирелә башлагач, яшь белгеч тәвәккәлли. Беренче тәҗрибәләрне күселәрдә үткәрә табиблар - күсенең эчке органнарына кылдан да нечкә җепләр белән җөй сала алсаң, шуннан соң ул исән калса, бу өлкәдә эшләү өмете бар дигән сүз. Акчурин ышанычны аклый. 1978 елдан ул СССР Медицина академиясенең Союзара фәнни үзәгенең кан тамырлары микрохирургиясе бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр итеп билгеләнә.
Бөтен дөньяда аның турында кул чукларын саклап калучы буларак сөйли башлыйлар. Акчурин, беренчеләрдән булып, өзелгән бармакларны ялгау өчен операцияләр башкара. Актер Николай Наркевич та табиб хакында үзенең коткаручысы буларак сөйли. Актер очраклы рәвештә, бер кулындагы баш бармагын өздерә. Бармагы юклыгын яшерер өчен, еш кына аны бинт белән бәйләп куя торган булган. Ренат Акчуринның могҗизалар тудырырга сәләтле булуын ишетеп, аның янына килә. Табиб аңа аяк бармагын кисеп, баш бармак урынына куярга тәкъдим итә. Актер ризалаша. Операция уңышлы уза.
Соңрак талантлы табибка кардиохирургия өлкәсенә килергә тәкъдим итәләр. Ренат Акчурин озак икеләнә, шулай да тәвәккәлли. Аны 1984 елда, тәҗрибә туплар өчен, Хельсинкига танылган Америка хирургы Майкл Дебейки янына җибәрәләр. 58 көн эчендә Акчуринга яңа технологияне өйрәнеп, күбрәк мәгълүмат тупларга туры килә. Россиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан өч кешенең берсе үлә, Ренат Акчурин бу статистиканы үзгәртергә тиеш була. Америка Кушма Штатларыннан кайткач, аны Мясников исемендәге клиник кардиология институтының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлегенә җитәкче итеп билгелиләр.
1996 елда Ренат Акчурин турында тагын бер шаулап алалар. Табиб ул чактагы Россия Президенты Борис Ельцинның йөрәгенә катлаулы операция ясый.
- Ренат Акчуринга без бик рәхмәтле. Аның елмаюы, намуслы, гадел булуы, сүзен ышандырып әйтүе, үзен тыныч тотуы - барысы да уңай тәэсир итә, - ди Борис Ельцинның тормыш иптәше Наина ханым.
Ренат Акчурин турында шул вакыйгадан соң халык күбрәк белә башлый. Табибның пациентлары арасында гап-гади эшчеләр дә җитәрлек. Һәркемгә дә тигез карый ул, һәрбер авыруны намус белән дәвалый.
Акчурин мәктәбе меңләгән кешене коткара
Ренат Акчурин Татарстан белән тыгыз элемтәдә. Ул 30 ел инде операция өчен кирәкле медицина җиһазларын Казан медицина инструментлары заводында заказ белән ясата.
- «Югары технологияләр медицинасы» сүзтезмәсенең авторы да Ренат Акчурин. Хәзер югары технологияле медицинаны Казанда гына түгел, Әлмәттә, Чаллыда да файдаланалар. Ел саен 20 меңнән артык татарстанлы бушлай югары технологияле медицина ярдәме ала. Ясалма кан әйләнеше шартларында ун ел эчендә 13 меңләп операция ясалган. Бу безнең Акчурин академиясе белән булдырылган көндәшлеккә сәләтле өстенлегебез, - ди Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.
Министр әйтүенчә, бүген Акчурин мәктәбе Татарстанда меңләгән кешенең гомерен саклап кала. Икътисади авырлыкларга карамастан, медицина камилләшүен дәвам итә, бездә талантлы хирурглар җитәрлек.
Минтимер Шәймиев исә Акчурин белән республикадагы югары технологияле медицинага ихтыяҗ мәсьәләләре турында сөйләшкән чакларны искә алды.
- 40 минут эчендә авыруны югары технологияле медицина үзәгенә китереп җиткерсәң, аны коткарып була, дигәнгә ышанып булмаслык иде. Баксаң, бу мөмкин икән. Соңгы ун елда аеруча ир-атларның гомер озынлыгы артты, - диде экс-президент. - Фильмга килгәндә, экраннан негатив карап күнеккәнбез, ә фильмнан соң чистарынган кебек буласың. Бу безне бер-беребезнең кадерен белергә этәрә. Кешеләрнең гомерен озайту - бәһасез зур сәләт. Бу фильм күңелләрне тетрәндерә дияр идем. Әсәрнең исеме дә отышлы. «Йөрәккә якын». Ренат Акчурин да безнең йөрәккә якын, ул безнең илне таныта, горурлыгыбыз, - дип, фикерләре белән уртаклашты Минтимер Шәймиев.
Комментарийлар