16+

Васыйл Шәйхразиев: «Теләктәшлек максатыннан коммерциячел булмаган оешмаларга 1 миллиард сум бүлеп бирү каралган»

Бүген Казанда Идел буе федераль округы буенча актив гражданнарның һәм коммерциячел булмаган оешмаларның "Содружество" форумы ачылды.

 Васыйл Шәйхразиев: «Теләктәшлек максатыннан коммерциячел булмаган оешмаларга 1 миллиард сум бүлеп бирү каралган»

Бүген Казанда Идел буе федераль округы буенча актив гражданнарның һәм коммерциячел булмаган оешмаларның "Содружество" форумы ачылды.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев форумда катнашучыларга Президент Рөстәм Миңнехановның котлау сүзен җиткерде. "Татарстанда 5,5 мең җәмәгать оешмасы юридик зат буларак теркәлеп, эшчәнлек алып бара. Республикада гражданлык институтларын үстерүгә әһәмият бирелә. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының гражданлык институтларын үстерүгә ярдәме зур. Республикада коммерциячел булмаган оешмаларга теләктәшлек максатларында, 1 миллиард сум акча күчерелде. Дәүләт белән җәмәгать оешмаларының үзара хезмәттәшлеге зарур", - диелгән әлеге котлауда.



- Татарстанда 173 милләт һәм халык вәкилләре яши. Милләтара дуслык һәм татулык хөкем сөрә, - дип, үз фикерләрен дәвам итте Васыйл Шәйхразиев. - Президент Рөстәм Миңнеханов кеше капиталының мөһимлеген гел искәртеп тора. Халыкка уңайлы тормыш-көнкүреш шартлары тудырырга омтылабыз. Уңышлар җитәрлек, ләкин чишелеш көтүче мәсьәләләр дә бар. Даими өйрәнәбез, Россия һәм дөнья тәҗрибәсен кулланабыз. Хакимиятнең, җәмәгать оешмаларының һәм эшкуарлыкның үзара хезмәттәшлеге бик мөһим.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин республикада гражданлык институтларының, ягъни җәмәгать оешмаларының, ресурс үзәкләренең актив эшчәнлек алып барулары турында сөйләде.
- Балаларны ватанпәрварләр итеп тәрбияләп үстерү аеруча әһәмиятле, - дип, басым ясады Анатолий Фомин.

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Елена Тополева-Солдунова: "Казанда еш булам, Казанны яратам! - дип башлады үзенең чыгышын. - Форум илебезнең 20 төбәгендә үткәрелде инде. Үзара тәҗрибә уртаклашабыз, бер-беребездән өйрәнәбез".



Казандагы форумда коммерциячел булмаган оешмаларга хакимият органнары һәм бизнес вәкилләре белән ничек эш алып бару кирәклеге аңлатылды. Россия Федерациясе Президенты грантларына конкурска үз эшчәнлегеңне дөрес итеп күрсәтә белү дә кирәк. Быел грантлар 7 миллиард сумга кадәр тәшкил итәргә дә мөмкин.

- Медицина һәм мәгариф өлкәләрендә социаль проектлар гамәлгә ашырыла. Социаль проектлар алар акчалы өлкә түгел. Коммерциячел булмаган оешмалар әлегә бу юнәлештә киң эшчәнлек алып бармады. Хәзер аларны да җәлеп итү күздә тотыла. Теләктәшлек йөзендә коммерциячел булмаган оешмаларга 2017-2020 елларда тагын 1 миллиард сум акча бүлеп бирү каралган, - дип өметләндереп җибәрде Васыйл Шәйхразиев.

Форумда яшьләрне җәмәгать эшләренә активрак җәлеп итү, волонтерлыкны үстерү, экологияне саклау мәсьәләләре дә күтәрелде. Казаннан соң "Сообщество" форумы эстафетасын Ростов-на-Дону һәм Төмән шәһәрләре дәвам итәчәк.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading