16+

Республикада куркынычсызлык таләпләре тулысынча үтәлми

Шәһәр җирендә чәйне курыкмыйча эчәргә була. Ун чынаяк эчсәң дә, берни булмас. Ә менә авыл җирендә чәй табынында озаклап утыру сагайта. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең 2014 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда, идарә җитәкчесе Марина Патяшина үз чыгышында әйткәнчә, республикада куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган су белән шәһәр халкының 100 проценты тәэмин ителсә,...

Республикада куркынычсызлык таләпләре тулысынча үтәлми

Шәһәр җирендә чәйне курыкмыйча эчәргә була. Ун чынаяк эчсәң дә, берни булмас. Ә менә авыл җирендә чәй табынында озаклап утыру сагайта. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең 2014 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда, идарә җитәкчесе Марина Патяшина үз чыгышында әйткәнчә, республикада куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган су белән шәһәр халкының 100 проценты тәэмин ителсә,...

Шәһәр җирендә чәйне курыкмыйча эчәргә була. Ун чынаяк эчсәң дә, берни булмас. Ә менә авыл җирендә чәй табынында озаклап утыру сагайта. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең 2014 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда, идарә җитәкчесе Марина Патяшина үз чыгышында әйткәнчә, республикада куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган су белән шәһәр халкының 100 проценты тәэмин ителсә, авыл җирендә нибары 78,9 процент кына икән.

Узган елда грипп белән авыручылар саны 12 тапкырга кимесә, C гепатиты ике тапкыр күбрәк "баш калкыткан". Дифтерия, коклюш, кызамык, краснуха һәм башка төрле йогышлы авыруларның 65 мең очрагын булдырмый калып, бу эшкә 173 миллион сум тотылган. Ә ун ел эчендә республикада грипп белән авырып, мышкылдап йөрүчеләр 40 тапкырга кимегән! 2013 елда гриппка каршы прививканы халыкның 16 проценты ясатса, 2014 елда бу күрсәткеч 26 процентка җиткән. Тик, Марина Патяшина әйтүенчә, бу әле канәгатьләнерлек түгел. Чөнки Россия буенча халыкның 30 проценты гына гриппка каршы прививка ясата.

2014 елда кайбер җәмәгать урыннарында хәтта берничәшәр кешенең авырып киткәне булган. Әйтик, Бөгелмә районындагы "Лилия" санаториенда 21 кеше, ә Әлмәттәге "Bon Appetit" кафесында тугыз кеше сальмонеллез инфекциясен эләктергән, Чаллыдагы 66нчы балалар бакчасында алты кеше А гепатиты корбанына әйләнгән.
Котырган хайваннарның кешеләргә ташлану мәсьәләсе дә көн кадагыннан төшми. Әйтик, Татарстанда 100 мең кешенең - 305,49ы хайваннардан зыян күрә. Күрше-тирә төбәкләр белән чагыштырганда, иң түбән күрсәткеч - Чувашиядә (257,40), иң югарысы - Киров өлкәсендә (327,12). Тотылган хайваннарның саны 16 процентка арткан, ә мөрәҗәгать итү очраклары 315кә кимегән. Ә менә кайбер районнар бу мәсьәләгә һаман да бармак аша карый. Апас, Әтнә, Баулы, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Теләче һәм Чистай районнарында төлкеләр рәхәтләнеп чабып йөри, чөнки аларны беркем тотмый да, тикшерми дә. Кыргый хайваннарны вакцинацияләү ягыннан да проблема бар. Марина Патяшина тиешле органнарга бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар күрсәтүләрен сорады.

2013 ел белән чагыштырганда, 2014 елда да куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган суны эчүчеләр күбәйгән, дип авыз тутырып әйтеп булмый. Алексеевск, Арча, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Спас районнарында суның сыйфатын тикшереп, "ике"ле куйганнар. Суны ала торган урыннарда чистарту җиһазлары Казан, Яшел Үзән, Чистай һәм Болгарда гына бар. Ә калган районнарда җирдән алынган су халыкка чистартылмыйча гына җибәрелә. Махсус федераль закон нигезендә Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе эчә торган суның тиешле нормативларга туры килмәве турында 317 белдерү кәгазе җибәргән.

Роспотребнадзор тарафыннан 11 төрле азык-төлеккә чикләү кертелгәннән соң, Татарстанда 3500 тикшерү үткәрелгән. Баксаң, чикләү кертелгән "Чечил" сыры барыбер да кибет киштәләренә менеп утырган, әмма Роспотребнадзор идарәсе белгечләре аны бик тиз күреп алган. Нәтиҗәдә, 1,6 тонна сырны җитештерүчегә җибәреп, өстәп, административ җаваплылыкка да тартканнар.

Үсемлек мае кушып ясалган сөт тә рәхәтләнеп сәяхәт итә Татарстан киңлекләрендә. Әйтик, тикшерүгә дип алынган 298 сөт ризыгының 92ендә төрле майлар табылган. Узган елда "Форсат" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең 11 поставщигы 10 райондагы 172 лагеренә фальсификат, ягъни ялган сөт китерә торган булган.

Коллегиядә катнашкан Татарстан Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев әйтүенчә, 2014 елда аксаклаган проблемаларны 2015 елда кискенрәк хәл итәргә кирәк.

Фото kazan24.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading