16+

Республиканың элеккеге авыл хуҗалыгы министры Фатыйх Минушев вафат булган

10 февральдә республиканың элеккеге авыл хуҗалыгы министры Фатыйх Минушев вафат булган. Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Фатыйх Хәлилрахман улы Минушев 1928 елның 30 ноябрендә ТАССРның Буа кантоны Үтәмеш авылында (хәзер - Татарстан Республикасының Тәтеш районы территориясе) туган. 1956 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Тукай районында баш агроном һәм...

10 февральдә республиканың элеккеге авыл хуҗалыгы министры Фатыйх Минушев вафат булган. Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә.

Фатыйх Хәлилрахман улы Минушев 1928 елның 30 ноябрендә ТАССРның Буа кантоны Үтәмеш авылында (хәзер - Татарстан Республикасының Тәтеш районы территориясе) туган.

1956 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Тукай районында баш агроном һәм хуҗалыкларда инспекция башлыгы булып эшләгән.

1959 елда Тукай районы Депутатлар советының Башкарма комитеты рәисе итеп сайланган.

1963-1966 елларда ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгында җитәкче вазыйфаларда хезмәт куйган.

1967 елда ТАССР авыл хуҗалыгы министры итеп билгеләнгән.

1971-1983 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры булып эшләгән.

1984 елдан башлап 15 ел дәвамында - Татарстан Республикасы орлыкчылык инспекциясе башлыгы.

"Фатыйх Хәлилрахман улы Минушев барлык вазифаларда эшләгәндә хөрмәткә лаек булды. Аны хезмәттәшләре һәм республика җәмәгатьчелеге эшенә тугры булуы, профессиональлеге, җаваплылыгы һәм эшчән булуы өчен якын итте.

Аңа хезмәт уңышлары өчен дәүләт бүләкләре тапшырылды. Ул "Мактау билгесе", "Кызыл Байрак", "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" орденнары, Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале, Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Аңа "ТАССРның атказанган агрономы", "Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" кебек мактаулы исемнәр бирелгән.

Безнең йөрәкләрдә Фатыйх Хәлилрахман улы Минушевның якты истәлеге мәңге сакланыр", - диелгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар имзалаган кайгынамәдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading