16+

«Рейтинг хакында түгел, баланы коткару турында уйларга кирәк»

Казанда быелның тугыз аенда балигъ булмаган 26 баланың наркотиклар куллануы ачыкланган. Тагын 38 үсмер наркология диспансерында исәптә тора.

«Рейтинг хакында түгел, баланы коткару турында уйларга кирәк»

Казанда быелның тугыз аенда балигъ булмаган 26 баланың наркотиклар куллануы ачыкланган. Тагын 38 үсмер наркология диспансерында исәптә тора.

- Кайбер ата-аналар һәм мәктәпләр баланың наркотикларга ияләшкәнлеген яшерә. Мәктәпләрнең үз рейтингларын төшерәсе килми, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе җитәкчесе Алексей Соколов мэриядә узган киңәшмәдә.
Мәктәпләрнең үз рейтинглары өчен хафаланулары турында сүз чыккач, башкала мэры Илсур Метшин:

- Эш наркотикларга бәйле булган очракта, төкер син аның рейтингына. Рейтинг хакында түгел, баланы коткару турында уйларга кирәк, - дип кырт кисте.

Казанда узган елның тугыз аенда 17 наркоманның гомере вакытыннан алда өзелгән булса, быел «ак үлем» инде 19 кешене корбан иткән.

Наркотиклар колына әверелгән 8132 казанлы наркология диспансерына исәпкә куелган. Болар - инде наркотикларга тәмам ияләшкән, ләкин ихтыяр көчен җыеп яки мәҗбүри рәвештә китерелеп дәваланучылар. Хокук саклау органнарына һәм медицина учреждениеләренә мәгълүм булмаганнары да бар бит әле аларның. Казанда наркотикларга каршы көрәш буенча 2016-2020 елларга исәпләнелгән муниципаль программа гамәлгә ашырыла. Шәһәр башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләгәнчә, мәктәпләрдә төрле тематик чаралар оештырыла, наркотикларның үлемгә китерүе балаларга аңлатыла.

Сөйләшүгә йомгак ясап, мэр Илсур Метшин: «Кеше гомерләрендә бизнес ясыйлар, җәмгыятьтә андыйларга урын булмасын. Сизгер булыйк, гаиләләргә афәт килмәсен. Балаларыбыз укысын, иҗатта катнашсын», - дип, наркотикларга каршы бөтенхалык фронты хасил итеп, көрәшергә чакырды.

Куен дәфтәренә

Наркотикларга бәйле мәсьәләләрдә балалар, ата-аналар өчен «Ышаныч» телефоны: 8-800-2000-122. Тәүлек дәвамында гамәлдә.


Фото: shkolabuduschego.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading