16+

Рөхсәтсез фото сату законлымы?

Туганнарым «Гаилә» үзәгендә язылышты. Барысы да күңелле узды, бер очрак кына кәефебезне төшерде.

Рөхсәтсез фото сату законлымы?

Туганнарым «Гаилә» үзәгендә язылышты. Барысы да күңелле узды, бер очрак кына кәефебезне төшерде.

Яшь парларны котларга килгәч, коридорда безне фотога төшерделәр. Ни өчен икәнен аңлатып та тормадылар. «Гаилә» үзәгендә кунакларны шулай каршы алалардыр дип уйлап куйдык. Китәргә җыенганда, үзебезнең фотолардан ясалган магнит-картинкаларны күреп, гаҗәпләнеп калдык. Аларны сатып тора иделәр. Әлбәттә, безнең фотолар башка кешегә кирәк түгел, тик үзебез белән артык акча алмаган идек. Фотолар бер генә дә түгел бит. Ул фотолар белән нишлик, үз фотографыбыз да бар иде ләбаса. Аңа да хезмәте өчен акча түләдек. Үз сурәтеңне алмасаң да шикләндерә, безнең фотоларны ташларлар, чит кеше кулына эләгер дип куркыта. Бу законлымы икән?

Сафиннар гаиләсе, Яшел Үзән.


«Гаилә» үзәге фотографы Владимир Жолдош:
- «Гаилә» үзәгендә махсус килешү нигезендә шәхси фотографлар эшли. Кунакларны фотога төшерәләр дә магнит-сувенирлар ясап саталар. Бернинди закон бозу да юк. Алар ул сурәтләрне рек­лама бирү яки башка максатларда файдаланмый. Фотограф җәмәгать урыннарында фотога төшерер­гә хокуклы. Моның өчен рөхсәт сорау кирәк түгел. Әгәр кеше үзе риза булмаса, башка хәл. Ахырдан да магнит-фотоларны мәҗбүри алдырмыйбыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading