16+

Риман Гыйлемханов: «Кытайда һәр татар гаиләсе Тукайның шигырьләрен яттан белә, теле ачылган һәр бала «Туган тел»не көйли»

2010 елда Риман Гыйлемханов җитәкчелегендә бер төркем журналистларның сөекле шагыйребез Габдулла Тукай эзләре буенча Җаекка, Казахстанга Һәм Кытайга барулары, 20 мең чакырым юл узулары турында матбугаттан хәбәрдар беркем дә белми калмагандлыр.

Риман Гыйлемханов: «Кытайда һәр татар гаиләсе Тукайның шигырьләрен яттан белә, теле ачылган һәр бала «Туган тел»не көйли»

2010 елда Риман Гыйлемханов җитәкчелегендә бер төркем журналистларның сөекле шагыйребез Габдулла Тукай эзләре буенча Җаекка, Казахстанга Һәм Кытайга барулары, 20 мең чакырым юл узулары турында матбугаттан хәбәрдар беркем дә белми калмагандлыр.

Әлеге сәяхәт бик озын, кызыклы гына түгел, шактый аянычлы да булган, бу фидакарьләр юл һәлакатенә очрап, зыян да күргән иделәр. Ләкин еллар узган, тән җәрәхәтләре төзәлгән, ә күңелдәге калган җылы хатирәләр, кадерле ядкарьләр күптән түгел генә китап булып дөнья күргән. "Татаринформ" мәгълүмат агентлыгының матубгат конференциясендә әлеге китапны тәкъдим итү булды. Журналистлар каршында чыгыш ясарга Тукайның кардәше, танылган тукайчы Риман Гыйлемханов, Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, танылган шагыйрьләр, Тукай премиясе лауреатлары Газинур Морат һәм Зиннур Мансуров та килгән иде.

Сүзне китапның авторы Риман Гыйлемханов башлады. Ул журналистларны Казахстан һәм Кытайда Тукай исемен байрак итеп күтәрүләре турында әйтеп, шаккатырды.

- Кытайда һәр татар гаиләсе Тукайның шигырьләрен яттан белә. Теле ачылган һәр бала "Туган тел"не көйли. Кайбер дәреслекләрдә Тукайны Кытайда туган диеп тә язганнар, бөек шагыйрьне үзләренеке итү теләге шулкадәр көчле булган , - диде ул.

Әлеге китапны нәшер итү шактый мәшәкатьле булган. Хәйриячеләр эзләп шактый чабып йөрергә туры килгән авторга. Ярый әле, татар рухы сагында торучы мәрхәмәтле җан "Таттелеком" җитәкчесе Логтфулла Шәфигуллин монда да ярдәм кулы сузган. Китап 500 данә белән генә булса да, дөнья күргән. Аны үзләре булган җирләрдәге татарларга, китапханәләргә җибәргәннәр. Чөнки аларның ярдәмен бик күп тойган сәяхәтчеләр.



"Китапның тиражы аз, укый алмабыз инде", - дип борчылучыларга Илдар Сәгъдәтшин болай диде:
Без Тукай ядкаренә, гомумән, зур игътибар бирәбез. Соңгы елда гына бөек шагыйребез исеме белән 35 китап чыкты. Алар арасында "Истә калганнар" дигән әлеге сәяхәтнамә дә бар. Аларны күбрәк укучы укый алсын өчен, Таткнига.ру сайтының Татар әдәбияты үзәге порталына куйдык. Китап белән шуннан кереп, бушка таныша аласыз.

Иҗатлары Тукай исемендәге олы бүләк белән бәяләнгән шагыйрьләр дә әлеге китапның уникаль булуын һәм аның Тукай иҗатына, аның ядкарләренә дәүләт күләмендә игътибарның артуына булышыр дип, өметләндерделәр.



Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading