16+

Робот алдакчылар пәйда булды

Бер көнне кесә телефоныма берәү шалтырата. Сәер номер, моңарчы ишеткәнем дә, күргәнем дә юк. Трубканы алгач, берни дәшмиләр. Кире шалтыратырга да уйлаган идем, телефонымда җитәрлек күләмдә акча булмау гына туктатып калды. Бу номер көн дәвамында берничә тапкыр шалтыратты, кем минем белән шулай нык кызыксына икән, дип, номерны тикшерә башладым.

Баксаң, бу - мошенникларның акча эшләү ысулы икән. Әгәр телефонымда акча булса, алар минем белән элемтәгә кергәч, телефондагы барлык акчаларым аларның исәп счетына күчкән булыр иде.
Россиядә мошенниклар тагын бер алдалау төре уйлап чыгарганнар. Хәзер акчаларны роботлар урлый башлаган. Ягъни телефоннан синең белән кеше түгел, робот сөйләшә. Алар үзләрен банктан, башка берәр оешмадан дип тә таныштыра ала. Бер ел эчендә әлеге ысул белән банк карталарыннан 6 миллион сум акча урланган. Гадәттә, роботлар клиенттан картаның номерын, парольләрен сорый. Моны мәгълүматны тикшерү өчен кирәк дип аңлаталар.

Хокук сакчылары билгесез номер шалтыраткач, трубкада авто җавапбиргеч сөйли башлый икән, аеруча да сизгер булырга, телефон аша белмәгән кешегә паспорт мәгълүматларын, банк картасы турында белешмә бирүдән сак булырга киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading