16+

Роллар өчпочмак белән бәлешне алыштыра?!

Соңгы арада япон халкының милли ризыгы - суши белән роллардан агуланучылар күбәйгән. Дөрес, япон милли ризыгы дәрәҗәсенә японнар түгел, үзебезнең «аш-су осталары» тап төшерә. Баксаң, суши белән роллар инде Татарстан районнарына да үтеп кергән икән. Эзе бар, үзе юк Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хә­бәр итүенчә, соңгы арада өйгә китерелгән ролл-суши...

Роллар өчпочмак белән бәлешне алыштыра?!

Соңгы арада япон халкының милли ризыгы - суши белән роллардан агуланучылар күбәйгән. Дөрес, япон милли ризыгы дәрәҗәсенә японнар түгел, үзебезнең «аш-су осталары» тап төшерә. Баксаң, суши белән роллар инде Татарстан районнарына да үтеп кергән икән. Эзе бар, үзе юк Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хә­бәр итүенчә, соңгы арада өйгә китерелгән ролл-суши...

Соңгы арада япон халкының милли ризыгы - суши белән роллардан агуланучылар күбәйгән. Дөрес, япон милли ризыгы дәрәҗәсенә японнар түгел, үзебезнең «аш-су осталары» тап төшерә. Баксаң, суши белән роллар инде Татарстан районнарына да үтеп кергән икән.
Эзе бар, үзе юк
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хә­бәр итүенчә, соңгы арада өйгә китерелгән ролл-суши белән агуланучылар арткан. Шәхси эшмәкәр Минхәерова Д.Ф. исемендә булган «ПРОСТО суши» оешмасы инде байтак кешене төп башына утырткан. Зыян күрүчеләр сүзенә караганда, әлеге оешма китереп биргән роллардан сасы ис аңкый, тәмле дә түгел, өстәвенә, сатып алганга чек та бирмиләр. Мондый башбаштак­лыкка Роспотребнадзор идарәсе түзмәгән, планнан тыш тикшерү оештырып, компаниянең аллы-гөлле реклама буклетында күрсәтелгән адрес буенча барганнар да... бернинди суши-роллар әзерләүче тап­маганнар.
Роспотребнадзор ида­рәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Елена Сизова сүзләренә караганда, тәҗрибә күрсәткәнчә, эзе бар, үзе юк эшкуарлар, гадәттә, ризыкларны яшерен цехларда яки, санитар таләпләрне үтәмичә, өй шартларында әзерләп ята. Шуңа да белгечләр, никадәр ач булсагыз да, рек­лама буклетлары буенча китереп бирә торган ризык­лар белән саграк булырга чакыра.
Пенза буенча Роспотребнадзор идарәсе дә япон ризыклары тәкъдим итә торган сәүдә нокталарын тикшереп, «аһ!» иткән. Чит илләрдә мондый продукция бары тик рестораннарда һәм фәкать клиентлар заказы буенча әзерләнә. Бездә аны эте дә, бете дә ясый. Пензада Роспотребнадзор хезмәткәрләре тикшергән ризыкның 36 проценты сыйфат таләпләренә җавап бирми.
Арчада да, актанышта да кирәк
Татарстан районнарында яшәүчеләр бәлеш, өчпочмак, мантый, кыстыбыйга «хыянәт итеп», суши-ролларга күз ата башлаган. Актаныштагы «Оки-Доки» япон ризыклары һәм пицца әзерләнә торган оешма өч атна элек кенә ачылган. Өч кеше, район үзәгендә бер бүлмәле фатир яллап, өй шартларында әзерли. Берсе повар, калган икесе ризыкларны тартмаларга урнаштырып, машина белән таратып йөри. Клиентлар ташкын булып агылса, ка­фе ачып җибәрергә ниятләре юк түгел.
«Оки-Доки»ны оештыручыларның берсе Аяз Камалов әйтүенчә, аларның бер дусты Чаллыда суши-барда берничә ел эшләп, тәҗрибә туплап, Актанышка кайткан да уртак эш ачып җибәрергә тәкъдим иткән. Ризык алуга 15 мең чамасы тотылса, рекламага өч мең чыгарып салганнар. Продукцияне атна саен Чаллыдан барып алалар.
Егетләр Актаныш халкына еланбалык (угорь), сөләйман балыгыннан (лосось) әзерләнгән тугыз төрле, шул исәптән өч пешерелгән роллар һәм дүрт төрле пицца (тавык түшкәсе, казылык белән, хәләл) саталар. Ризыкларны килеп тә алырга мөмкин, егетләр үзләре дә китереп бирә. Заказ 500 сумнан артып китсә, Актаныш эчендә китереп бирү бушлай. 500 сумга тулмаса, район үзәге буенча алып килү - 40 сум.
- Байсар, Пучы кебек зур авыллардан мөрәҗәгать итәләр. Җәй көне студентлар туган якларына кайтып, шәһәр ризыгын сагына бит инде. Ролларның бәясе 120 сумнан башлап 230га кадәр (пешерелгәне). Көндез өчебез дә үз эше белән шөгыльләнеп, кичке биштән төнге уникегә суши-роллар белән эш итәбез. Ризыкның сыйфатыннан зарланмыйлар, киресенчә, бик тәмле булды, дип «Вконтакте»дагы төркемебездә комментарий калдыралар. Актанышта суши һәм роллар әзерләүче берничә оешма бар, әмма район буенча китереп бирү хезмәтен без генә тәкъдим итәбез, - диде Аяз Камалов.
Арчада исә япон ризыкларын фатирда түгел, суши-барда әзерләүчеләр белән аралаштым. «Филадельфия» кафесы Арча халкын инде 2,5 ел гайре табигый сый-нигъмәт белән сыйлый. Аш-су остасы Айгөл Абдуллина суши белән роллар әзерләргә Казанда моңа махсус укып кайткан иптәшләреннән өч атна өйрәнгән. Актаныш егетләре белән чагыштырганда, Арча кызлары шомарып та, остарып та беткән. Суши белән ролларның 150 төрен тәкъдим итәләр! Хәтта Әтнә, Балтач, Теләче, Биектаудан да заказ бирәләр. Кеше кыйбат дип тә тормый ләбаса. Айгөл сүзләренчә, күрше-тирә районга япон ризыгын илтеп бирү 400 сумга төшә. Бу бит ролларның үзеннән дә кыйммәтрәк дигән сүз. Арчада яшәүчеләргә рәхәт: район үзәге буенча китереп бирү - 70 сум. Заказ 800 сумнан арткан очракта, алып килү бушлай (чагыштыру өчен: Актанышта минималь заказ 500 сум булырга тиеш). Роллар 80 сумнан алып 200 сумга кадәр тора. Арча уңганнары балык, дөге эзләп, әллә кайларга каңгырап йөрми, поставщиклар атнага ике тапкыр үзләре китерә.
- Даими клиентларыбыз күп, алар, гадәттә, гел бер үк төрлене ала. Безне Рос­потребнадзор да тикшерә, медицина кенәгәләребез дә тәртиптә. Әзерләгән ризык­ларыбыздан зарланучылар юк, җитәкчелекнең ризык сыйфатына таләпләре югары, - диде Айгөл Абдуллина.
Ә менә Татарстанның кулланучылар берлеге советы рәисе Марс Исмәгыйлев сүзләренчә, Татарстанда чын суши юк. Ул бездә ясалган сушины дуңгыз итеннән әзерләнгән өчпочмак белән чагыштыра.
Казанда укучы япон егете Юто Хишияма әйтүенчә, Россиядә япон ризыкларыннан күбесенчә ролларга гына басым ясасалар, сый-нигъмәтнең ватанында аның нинди генә төре юк.
- Татарстанда васабины (яшел төстәге тәмләткеч) аерым салалар, бездә ул суши эчендә - балык ите белән дөге арасында. Имбир бездә сездәге сыман кызыл төскә буялмаган. Суши ясау остасы булып танылу өчен дә ун ел эшләргә кирәк, - диде Юто.
Кулланучылар берлеге советы рәисе Марс Исмәгыйлев сүзләренә караганда, сатып алучы товарны ачып бирүләрен таләп итәргә хокуклы. Ачып күрсәтмәсәләр, кулланучыны түләргә мәҗбүр итә алмыйлар. Әгәр сез товарны сатып алып, сыйфатсыз икәнлеген кулланганчы ачыкласагыз, сатучыдан акча таләп итәргә мөмкин. Ашказаны борчый яки организмда башка төрле аллергия реакциясе башланса, Интернетны сөреп, үз­дәвалану белән шөгыль­ләнмичә, кичекмәстән ашыгыч медицина ярдәм чакыртырга кирәк. Аннары ризык белән агулану турында белешмә алып, Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итегез.
Кулланучылар берлегенең әйдәп баручы юрисконсульты Рифат Альхатов әйтүенчә, алар роллы, суши яки башка төрле ризык ашап, зыян күрүчеләргә шикаятьне таләпләргә туры килерлек итеп язарга һәм зыян кичергән өчен акча кайтарырга ярдәм итә. Үз эшенә җавапсыз караган оешмага штраф салу эше белән Роспотребнадзор шөгыльләнә. Берлектә әйтүләренчә, аларга япон ризыкларыннан зыян күрүчеләрнең мөрәҗәгать иткәне юк икән әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading