16+

Ростов-на-Донуда булган авиаһәлакәт белән Казандагы авиаһәлакәтнең уртаклыгы бар

Boeing 737-800 биеклек руле сафтан чыгу аркасында һәлакәткә очраган булырга мөмкин, дип яза "Российская Газета".

Ростов-на-Донуда булган авиаһәлакәт белән Казандагы  авиаһәлакәтнең уртаклыгы бар

Boeing 737-800 биеклек руле сафтан чыгу аркасында һәлакәткә очраган булырга мөмкин, дип яза "Российская Газета".

Пилотлар самолетны турыларга теләгән, әмма һава температурасының кинәт үзгәрүе аркасында биеклек руле сафтан чыккан була. Рульне үзләренә тарту өчен аларның вакытлары һәм хәлләре калмаган була. Төшеп утырыр алдыннан самолет 940 метр биеклеккә күтәрелә, аннары кинәт түбәнгә омтыла. Биеклек җирдән 270-300 метр калгач, самолет төшеп утыру полосасына егылып төшә башлый. Ул вакытта тизлеге сәгатенә 325 чакрым була.

Диспетчер һәм пилотлар сөйләшүеннән аңлашылганча, бу вакытта экипаж хәлне җайга салырга теләгән, эфирда тынлык хөкем сөрә. Шундый ук хәл 2013 елда Казанда да күзәтелгән булган.



Фото: novayagazeta.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading