16+

Рөстәм Миңнеханов: «Бурыч кенәгәсе» хәзер законлымени?»

Бүген «Корстон» комплексында Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча советның дүртенче киңәйтелгән утырышы узды.

Рөстәм Миңнеханов: «Бурыч кенәгәсе» хәзер законлымени?»

Бүген «Корстон» комплексында Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча советның дүртенче киңәйтелгән утырышы узды.

Очрашу гадәттәгечә, Президент Рөстәм Миңнехановның төртмәле сүзләре, киңәшләре, фикерләре белән үрелеп, җанлы барды. Чарада 300гә якын эшмәкәр катнашты. Хөкүмәт органнарының эшмәкәрләр белән турыдан туры әңгәмә алып баруы, килеп туган четерекле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүе уңышлы нәтиҗәләргә китерә, дип саный утырышта катнашучылар. Ә борчыган проблемалар җитәрлек. Утырышта җиде проект төркеменең тәкъдиме каралды. Кайберләренә аерым тукталыйк.

Рөстәм Нәҗипов шәхси эшмәкәр, аның авылларда өч кибете бар. Ул онлайн кассалар аркасында авыл кибетләре ябылырга мөмкин дип борчыла. Быелның 1 июленнән Россиядә сәүдә өлкәсендә, интернет-кибетләрдә, туклану урыннарында, туристик агентлыкларда, кыскасы эшмәкәрлекнең барлык тармагында да онлайн-кассалар куллану мәҗбүри булачак. Әлеге аппарат сатылган товар турындагы мәгълүматны интернет аша он- лайн режимда салым хезмәтенә тапшырып барачак. Рөстәм Нәҗипов исә, бу кассаларны сатып алу шактый кыйммәт - берсе 17-35 мең сум тора, интернет хезмәтенә тоташу, башка өстәмә чыгымнар таләп ителәчәк дип саный, тернәкләнеп кенә килүче эшмәкәрләргә бу шакый зур кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин.

- Акча мәсьәләсе бер хәл, авыл җирендә элек электән бурычка сату гадәткә кергән. «Бурыч кенәгәсе»ннән башка авыл кибетләрен күз алдына да китерүе авыр. Мондый проблемалар килеп туганда, эшмәкәрләр өчен кечкенә авылларда кибет тоту отышлы булмаячак. Нәтиҗәдә, сәүдә нокталары ябылып, 70 процентка якын эшмәкәрнең сәүдә өлкәсеннән китүе, сала халкы иң кирәкле продуктларны сатып алудан да мәхрүм калуы бар, - ди Рөстәм Нәҗипов. Шуңа да ул җитәкчелеккә 1000нән дә азрак кеше яшәгән авыл кибетләренә онлайн касса системасын кертмәүне сорап мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 100 һәм аннан да күбрәк йорт исәпләнгән авыл җирлекләрендә барлыгы 53 модульле кибет төзеләчәген искәртеп узды. Бу сәүдә нокталары «Авыл кибете максатчан программасы кысаларында салыначак. Яңа аппарат кую мәсьәләсендә, 1000нән азрак халык яшәгән авылларда өч ел сынау формасында онлайн кассаларсыз эшләп карарга тәкъдим итте. «Моннан әллә ни зур югалтулар булмас. Аннары эшне анализлап, бу ысулны 500 кешелек авылларга карата кулланырга булыр. Сез каршы түгелсездер бит?» дип Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллинга мөрәҗәгать итте. «Юк, сезгә ничек каршы килеп булсын!» - дигән җавапны ишеткәч, зал алкышларга күмелде. Президент исә елмаеп: «Монда ике генә кеше: сез һәм прокурор. Калганнар кул чаба гына белә», дип тә төрттерде. Аннары кинәт исенә төшкәндәй:

- «Бурыч кенәгәсе» дигәннән, элек моның өчен хөкем каралган иде. Ә хәзер бу законлымыни? дип сорады. Зал алкышлавына кушылып: «Юк, мин каршы түгел, сатып алучыга каршы адым ясагансыз икән, бу нормаль күренеш», - дип тә өстәде. Утырыштан тулы репортаж «Шәһри Казан» газетасының киләсе санында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading