16+

Рөстәм Миңнеханов: «Фәнне тагын да үстерү өчен яңа идеяләр, яңа кешеләр кирәк»

Бүген Казан (Идел буе) федераль университеты базасында иҗтимагый һәм федераль әһәмияткә ия булган II Халыкара фәнни-гамәли форум башланды.

Рөстәм Миңнеханов: «Фәнне тагын да үстерү өчен яңа идеяләр, яңа кешеләр кирәк»

Бүген Казан (Идел буе) федераль университеты базасында иҗтимагый һәм федераль әһәмияткә ия булган II Халыкара фәнни-гамәли форум башланды.

Бу чара 23 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
I Халыкара фәнни-гамәли конференция 2014 нче елда Санк-Петербургта үткәрелгән була. Ике елдан соң аны Казанда үткәрергә дигән карар кабул итәләр.

Әлеге чараның ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Алексей Лопатин, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнаштылар.

Андрей Фурсенко әлеге форумны бергәләп башлап җибәрүләре хакында искә алды:
- Безнең алда бер максат иде - кайчандыр бик зур дәрәҗәгә ия булган фән өлкәсен тагын да яхшырту, яңарту. Үзебезнең фәнебездә яңа галимнәр булдыру бик мөһим!- ди ул.

Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, өч көн буе бер мәйданда II Бөтенроссия фәнни форумы белән "Киләчәк фәне - яшьләр фәне" дигән конференция бергә үрелеп барачак. Бу яшьләр үз көчен берничә җирдә сынап карый алсын өчен эшләнгән.

Рөстәм Миңнеханов, форум кунакларын сәламләп, чараны оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде. Нәкъ менә Казанны фән өлкәсенең мәйданчыгы итеп сайлауларына горурлануын җиткерде.
- Төрле өлкәләрдә халыкара тәҗрибә уртаклашып яшәү бик мөһим. Фәнне тагын да үстерү өчен яңа идеяләр, яңа кешеләр кирәк. Әлеге мәйданчыкта моның өчен барысы да булдырылган. Форум барышында яшь галимнәр, тикшеренүчеләр танылган галимнәр белән очрашып ныгыячаклар дип уйлыйм, - диде ул.

Форумда барлыгы 42 илдән 1300 яшь талант катнаша. Алар алдында чыгыш ясаганда Алексей Лопатин катнашучыларның уникаль мөмкинлеге - төрле илләрдән җыелган коллегалары белән аралашуы дип ассызыклады.

Форум барышында Татарстан каласына Россия, Бөекбритания, Франция, Германия, Италия, Греция һәм Америка кушма штатларыннан күп кенә танылган галим, тикшеренүчеләр киләчәк. Алар яшь буынга замана технологияләре, фәннәре турында лекцияләр укып, үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Лекция, семинарлар киләчәк медецинасын, гуманитар фәннәр, сәнәгать, космосны тикшерү кебек өлкәләрдә яңа ачышлар ачуга юнәләчәк, ди оештыручылар.

Ачылу тантанасыннан соң форум үз эшчәнлеген башлап җибәреп катнашучыларын беренче пленар утырышка җыйды.

Лиана Мәрданова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading