16+

Рөстәм Миңнеханов: «Каһарманнарыбызның онытылуына юл куймаячакбыз» (ВИДЕО)

Рөстәм Миңнеханов: «Каһарманнарыбызның онытылуына юл куймаячакбыз» (ВИДЕО)

Бүген Казанның Меңьеллык Мәйданында Бөек Җиңү бәйрәменең төп чаралары узды. Парадта 1800 кеше һәм 14 берәмлек техника катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республикада бердәнбер исән калган Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов Мәйданга «Победа» автомобилендә килде.

Парад театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Хәрби оркестрның Преображение полкы маршы башкаруында мәйданга Россия белән Татарстан флагын чыгардылар. Тамашачылар аны аягурә басып каршы алды. Мәскәү белән турыдан-туры элемтә вакытында Россия Президенты Владимир Путин "безнең халыкны җиңә алырдай көч булмады һәм булмаячак" дигән сүзләр яңгыратты. Бер минут тынлыктан соң республика халкын бәйрәм белән Рөстәм Миңнеханов котлады.

- Җиңү бәйрәме - күпмилләтле халкыбызга дан, бердәмлек һәм батырлык көне. Безнең ил нацизмның тамырын юк итте, Европаны коллыктан азат итте, миллионлаган кеше хисабына фашизмны җиңүгә иреште. Яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган батырларга һәм инде хәзер безнең арада булмаганнарга мәңгелек дан! Хөрмәтле сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре бүгенге имин тормыш өчен без сезгә рәхмәтле. Безнең бурыч - сез калдырган хәтерне киләчәк буынга тапшыру. Каһарманнарыбызның онытылуына юл куймаячакбыз, - диде Татарстан Президенты.

Казан хәрби гарнизоны җитәкчесе, генерал-майон Кирилл Кулаков һәр парад расчетын (алар барлыгы 26 иде) бәйрәм белән котлады. Алар исә үз чиратында генералны: "Ура!" - дип сәламләде. Парадта ике меңгә якын кеше катнашты: араларында суворовчылар, кадетлар, курсантлар, офицерлар, Казан танк училищесы студентлары, Казан юридик институты студентлары, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, юнармеецлар, Әфган сугышы ветераннары да бар иде.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading