16+

Рөстәм Миңнеханов сугыш һәм хезмәт батырларына дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды.

Рөстәм Миңнеханов сугыш һәм хезмәт батырларына дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды.

Фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен котларга республика Хөкүмәте әгъзалары, Казан мэриясе җитәкчелеге, җәмәгать оешмалары лидерлары, шулай ук, төбәкнең дини җәмгыять вәкилләре килгән иде.

Залга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев кергәч, сәхнәгә Россия Федерациясе Дәүләт флагын, Җиңү Байрагын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагын керттеләр.
"Җиңү көне - күпмилләтле дәүләтебезнең тарихында бөек көн. Ватандашларыбызның хезмәт һәм хәрби батырлыгы аркасында 72 ел тыныч күк астында яшибез. Сугыш елларының вакыйгалары, әрнү һәм тирән кайгы һәрчак безнең хәтердә, йөрәкләрдә яшәячәк. Азатлык һәм бәйсезлек бәясе бик кыйммәткә төшкән. Миллионлаган совет кешеләре, йөзләрчә мең якташыбыз үз гомерен Җиңү өчен биргән", - диде ТР Президенты һәм җыелган кунакларны геройлар истәлегенә бер минут тынлык белән искә алырга чакырды.
ТР Президенты, ару-талу белмичә, тәүлек буе заводларда һәм колхоз кырларында, конструкторлык бюросында, госпитальләрдә, мәктәпләрдә һәм концерт мәйданнарында хезмәт куйган кешеләргә рәхмәтен җиткерде.
Бүләкләр тапшырылгач, җавап сүзе белән ветеран-фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре исеменнән Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, фашист илбасарларын юк итүнең 72 еллыгын билгеләп үтү - бик зур бәхет.
Бәйрәм ахырында сәхнәдән тантаналы рәвештә Россия Федерациясе Дәүләт флагын, Җиңү Байрагын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагын алып чыгу башкарылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading