16+

Саба районында механизаторга аю һөҗүм иткән

Саба районы Язлы Арташ авылында Рифат Гыймадиевка, чәчү эшеннән кайтышлый, аю һөҗүм иткән.

Саба районында механизаторга аю һөҗүм иткән

Саба районы Язлы Арташ авылында Рифат Гыймадиевка, чәчү эшеннән кайтышлый, аю һөҗүм иткән.

Рифат агроном Инсаф Мөхәрләмов белән «УАЗ» машинасында авылга кайтып төшә. Урман яктан килгәндә авыл башыннан беренче урамга кергәч тә (Рифатларның бакча башы да шунда гына), авыл башындагы аюны күреп алалар. Авыл халкына, урамда йөрүче бала-чагаларга хәбәр итү нияте белән, Рифат бакча артлатып кына өйләренә төшәргә уйлый. Әмма өлгерми кала, аның муеныннан бер йонлач «кул» эләктереп тә ала. Рифат югалып калмый, аюның бугазына баса. «Миңа шуның кадәр көч каян килгәндер, үзем дә аңламыйм. Әмма мин аю тырнагыннан качып котыла алдым», - дип искә ала бу хәлне механизатор.
Канга баткан Рифат күршеләренә кереп кача. Авылга аю төшкәнне ишетеп алган халык шул тирәгә ашыга. Бу вакытка инде аю Рифатның күршесе капкасы төбендә була. Икенче бер күршеләре Тәлгат Якупов «УАЗ» машинасы белән шунда килеп туктагач, «кунак» аның машинасына ташлана. Ул арада агроном да машинасы белән килеп туктый. Аюдан аны бәрдереп кенә котылып булачагын аңлап, алар көтелмәгән «кунак»ны таптататып егалар. Соңыннан аюны аучы Илнар Гарипов атып үтерә.
Рифат Гыймадиев хәзерге вакытта Саба районының үзәк хастаханәсендә дәвалана, ә аюда котыру чире булу-булмавын тикшерү өчен аның баш мие экспертизага җибәрелгән, дип хәбәр итә «Татмедиа» басма һәм массакүләм мәгълүмат агентлыгы сайты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading