Бу юлы Казан Сабан туе чын мәгънәсендә милли бәйрәм булды. Быел ул гадәттәгедән иртәрәк, май аенда ук узды, онытылып барган гореф-гадәтләр дә кайтарыла башлады кебек.
Казанда беренче тапкыр Сабан туена бүләк җыйдылар. Бизәлгән атлар Казан урамнарын әйләнде. Башкалада бәйрәм рухы шул көнне үк сизелеп торды.
Быел Сабан туе бер генә урында булуы белән дә үзенчәлекле. Тынычлык бистәсенең Каенлыгы бар шәһәрне берләштерде. Чарада Татарстан Президенты, министрлар, шулай ук чит ил кунаклары, бөтен дөньядан җыелган шәһәр мэрлары, "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме утырышына килүчеләр дә катнашты. Кунакларны капкадан ук чәк-чәк һәм икмәк белән каршы алдылар.
Халык мәйданда өч зонада күңел ачты. Авыл җанлы кешеләр республиканың 11 районы әзерләгән җирле утарларда ял итә алды. Һәр район үз ягына хас үзенчәлекне ачарга, горурлыгын күрсәтергә тырышкан. Бизәлгән татар, рус "авыллары"н Рөстәм Миңнеханов та күреп чыкты. Арча ишегалдына керүгә Президент колгага сөлге бәйләде. Кул тегермәнен дә сынады, Тукай әкиятләренә нигезләнеп ясалган кул эшләнмәләрен карады. Һәр район үзенчә матур: Балык Бистәсендә балык тоталар, теләчеләр тальянда сыздыра, Яшел Үзән алачыгында хуш исле мәтрүшкә чәен авыз итәргә була, Кукмара зур гына данлыклы Кукмара табасы, киез итекләре белән каршы ала, Лаешта "диңгез"гә кадәр бар. Җирдән фонтаннар бәреп чыккан, елга аша күперләр салынган, суда зур гына көймә дә тора, төнбоеклар үсеп утыра. Лаеш утарының суга күмелеп утыруы гаҗәп тә түгел. Бу район территориясендә Куйбышев сусаклагычының киңлеге 43 чакрымга кадәр җитә бит. Лаеш территориясенең өчтән берен сулыклар алып тора. Биредә тәмле куас алырга, элеккеге самоварлар, патефоннар күргәзмәсен дә күрергә мөмкин иде.
Мамадыш утарында исә керәшеннәр каршы ала. Сәхнәдә керәшеннәрнең милли киемнәреннән Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова җырлый, агачтан ясалган төрле хайван сыннарына сокланмый мөмкин түгел. Чын мичтә коймак пешерәләр. Балдан авыз итәргә дә була. Мәйдан уртасында биек каланча тора. Кайбер утарларда зоопарк та бар иде. Аеруча балалар тере сарык, кәҗә, куян, тавыкларны күреп, алар белән рәхәтләнеп уйнады.
Быел беренче тапкыр Сабан туенда ГТО нормативлары тапшыру өчен ачык мәйданчык эшләде. Ул Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы теләге белән оештырылган. Биредә һәр кеше үз көчен сыный алды.
Каенлык җыр, моңнан гөрләп торды. Халык рәхәтләнеп милли уеннарда катнашты, "Болгар" радиосы әзерләгән концертны карады. Гомумән, концерт программалары Каенлыкта берничә урында барды. Теләгән кеше балалар катнашында тамаша карады, кайберәүләр юмор тыңлап кинәнде. Елдагыча бу юлы да Сабан туенда хәйлә белән акча эшләргә чыгучылар да җитәрлек иде. Турникта фәлән минут асылынып торсаң, акча вәгъдә итә торган, руле әйләнеп йөргән велосипедта күпмедер бара алсаң, бүләк бирәбез дигән уеннарга быел тагын берсе өстәлгән. Бер минут эчендә 1 шоколад ашап берергә кирәк. Моның өчен 1000 сум вәгъдә итәләр. Әллә халык саграк була башлаган, әллә эсседә баллы ашыйсы килмәдеме икән, бу уеннар янында кеше бик юк иде.
Төп мәйдан аеруча да матур бизәлгән. Сабан туеның тантаналы төстә ачылышы да шунда узды. Милли бәйрәм тарихи-театральләштерелгән пролог белән башланып китте. Мәмәт хан турында риваять, Габдулла Тукайның "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләреннән сәхнәләштерелгән күренешләрне дә карарга мөмкин иде монда. Бәйрәм кунакларын шәһәр мэры Илсур Метшин сәламләде. Россия элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоров исә: "Хезмәткә мондый мәхәббәт булганда, безне якты киләчәк көтә дип уйлыйм", - дип искәртте. Төркия кунагы Истанбул шәһәре мэры Кадыйр Топбаш Сабан туенда өченче ел катнаша икән инде. Ул да кунакларны бәйрәм белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов исә, Сабан туеның бүгенге көндә Россиянең 57 төбәгендә, дөньяның 27 илендә үткәрелүен әйтте.
- Бу бәйрәм татарныкы гына түгел, - ул барыбызны берләштерүче Сабан туе,- диде Президент.
Төп мәйданда бер якта көрәш кызганнан кызды, шул ук вакытта мәйдан сәхнәсендә татар эстрада артислары урын алды. Халык Раяз Фасыйхов, Ришат Төхвәтуллин, Айгөл Хәйри һәм башка җырчыларның чыгышларын тыңлады. Мәйданда колгага менү, авыш багана өстеннән узу, чүлмәк вату, капчык сугышы, катыктан акча эзләү һәм башка милли уеннар да барды.
Ат чабышлары исә "Казан" халыкара ат спорты комплексында оештырылган иде. Сабан туеның иң төп бизәге, дулкынландыргыч мизгелләре - көрәш батырларын бүләкләүдер, мөгаен. Быел Рәмис Саматов (Идел буе районы, 65 килограмм), Рамил Синәкәев (Вахитов районы, 75 килограмм), Ильмир Төхвәтуллин (Яңа Савин районы, 85 килограмм), Раил Нургалиев (Теләче, 100 килограмм), Лениз Абдуллин (Вахитов районы, 120 килограмм) чемпион калды. Сабан туеның баш батыры дип авыр үлчәүдә Әлмәт көрәшчесе Ильяс Галимов табылды. Ул тәкә һәм "Лада" машинасы белән бүләкләнде.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар