16+

Сабан туенда 40 меңлек читек сатылды

Халкыбызны зур халык итеп таныткан, милли горурлыкны арттыра торган бу бәйрәмебез мәңге яшәсен иде.

Сабан туенда 40 меңлек читек сатылды

Халкыбызны зур халык итеп таныткан, милли горурлыкны арттыра торган бу бәйрәмебез мәңге яшәсен иде.

Быелгы җәй бик көтереп кенә килде. Язгы кыр эшләре дә шактый соңга калды. Шулай да гасырлырдан гасырларга күчеп, бар ямен, тәмен безгә кадәр китереп җиткергән матур милли бәйрәмебез Сабан туйлары үз вакытында шаулап узды.

Һәр елдагыча башта авыл мәйданнарында гөрләде ул. Бер елны бер Сабантуе да күрә алмаганым хәтердә. Ничектер күңел боегып, нәүмизләнеп калган иде. Ә быел шул булмый калганнары өчен дә мөмкин кадәр күбрәк бәйрәмдә катнашырга тырыштык. Башта туган авылыбыз Яңа Тинчәле (Буа районы) Сабантуенда катнаштым. Күңелдә горурлык. Безнең районда тирә-күрше авылларда Сабантуйлары узмый инде хәзер. Шул зур районда ике авылда гына диделәр. Хәер, без үскәндә дә юк иде ул. Кичтән үк машина белешеп, районга бара идек. Ә хәзер соңгы ун-унбиш ел эчендә туган авылымда да Сабантуе бик матур үтә – “Бердәмлек” дигән ял паркында талантта һәм көчлелектә сынашты авылдашларым.

...Бу ялларда Сабан туе эстафетасын башкалабыз Казан алды. Быел халык өч мәйданга агылды. Шуларның берсендә без дә бәйрәмне тамаша кылдык.
Гел якын булганга Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка бара идек. Быел Аккош күлен сайладык һәм ялгышмадык – кая карама гармун тавышы, җыр-бию, түбәтәйле агайлар, калфаклы җиңгиләр... Самавырлар да  кайный, коймак та чыжлый. Сабыйлары белән матур итеп йөрүче гаиләләр аеруча сокландырды. Алар шулай итеп бу матур бәйрәмне киләчәккә дә илтәләр бит.

Аккош күленең табигате дә искиткеч, һавасы да ипигә ягып ашарлык. Тагын бер үзенчәлеге, Казанның “Оргсинтез” берләшмәсен “Сибур" үз канаты астына алган икән. Шул яңа хуҗалар үзләре бәйрәм уздырдылар. Аларга халкыбызның бар осталыгын, тырышлыгын, һөнәрчеләренең алтын куллы булуын исбатлар өчен, махсус татар авылы төзегәннәр. Читек чигүчеләр янында бик озак торды кунаклар. Хәтта оста кулы тигәнгә бар болын чәчәкләре күнгә төшкән бер матур аяк киемен сату аукционында да катнаштылар. 100 сумнан уйнап кына башланган иде бәясе, 40 меңгә кунаклар җиңүе белән тәмамланды. Артык кыйммәт димәгез.

Бу читекләрне кул белән генә теге-чигеп була. Хәтта атаклы “Зингер” тегү машиналары да аның җөен ясый алмаган.
“Сибур”ларның үзләренең мәйданнары да бар иде. Анда көрәшчеләр бил алышты. автомобиль өчен ярыштылар. Беренче-икенче урынны алучылар да кыйммәтле бүләкләргә ия булды. 

Шулай итеп алар үзенең бик юмарт икәнен һәм халкыбызның милли бәйрәмен яратаканын һәркемгә исбатлады. Алдагы елларда да шулай булсачы дип теләп торыйк. Сабан туедай шәп бәйрәмне тарих тузаннары да, акча таулары да каплап китмәсен иде. 

Анна Арахамия фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading