16+

Сабыйларны имгәтү – коточкыч җинаять

Казанда быелның 4 аенда балалар катнашында 28 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 31 бала имгәнү алды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте җитәкчесе Иделия ШАҺОВАдан шушы хәлләргә карата фикерләрен уртаклашуын сорадык.

Сабыйларны имгәтү – коточкыч җинаять

Казанда быелның 4 аенда балалар катнашында 28 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 31 бала имгәнү алды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте җитәкчесе Иделия ШАҺОВАдан шушы хәлләргә карата фикерләрен уртаклашуын сорадык.

- Балалар, аеруча кечерәк яшьтәгеләр өйдә дә, урамда да үзләренең иминлеге турында әле уйлап җиткермиләр. Сабый теләсә кайсы мизгелдә юлга йөгереп чыгарга мөмкин. Шунлыктан, юл читендә балалар күренүгә үк, транспорт чарасына тизлеген нык киметергә кирәк, - дип башлады сүзен Иделия. - Быел 3 бала нәкъ менә юлга тиешле булмаган урында чыгып имгәнде. Транспорт чарасын идарә итүчеләр 11 баланы бәрдерде.
- Статистикага караганда, быел тагын 11 бала автомобиль салонында төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар ителгән.
- Монысына турыдан-туры ата-аналар һәм транспорт чарасын идарә итүчеләр гаепле. Кагыйдәләрдә язылганча, 12 яшькә кадәрге бала автомобильдә махсус тоткычлы җайланмага утыртып йөртелергә тиеш. Әлеге таләп үтәлмәсә, 3 мең сум штраф салына. Җайланманың бәясе 1500 сум. Быел аварияләрдә 15 малай һәм кызның баш миенә зыян килде, гәүдәләренең төрле урыннарында сөякләре сынды.
- Махсус тоткычлы җайланмада да 9 баланың имгәнү алуын ничек аңлатырсыз?
- Кайбер кешеләр баланы җайланмага утыртуын утырталар, әмма тоткыч каешларын эләктермиләр. Мондый очракта бернинди иминлек тәэмин ителми. Юлга кузгалганда ашыгырга-кабаланырга ярамый. Автомобильдә күкрәк сабыйларын да кулда тотып бару ышанычлы түгел. Кинәт туктатканда яки бәрелгәндә кулдагы баланы тотып калып булмый. Яңа туган сабыйларны (1,5кә яшь кадәр) йөртү өчен махсус «автобишек»ләр бар.
- «Шәһри Казан» аша нинди теләкләр ирештерер идегез.
- Юл-транспорт һәлакәтенә теләсә кайсы кеше юлыгырга мөмкин. Шушы хәлне булдырмас өчен, юлларда кагыйдәләрне үтәсәк иде. Өлкәннәр балаларга урамда йөргәндә дә, автомобильдә барганда да игътибарлы булсыннар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading