Ватсап мессенджерында соңгы арада шундый хәбәр таралды. Әлбәттә яратып өлгергән әйберне югалту куркыныч иде. Әле зарарлы открыткалар турында да ишетергә яки укырга туры килде. Имеш, аларны җибәрсәң, куркыныч яный, чөнки алар «вируслы» икән.
Хокук сакчылары бу янауларны фейк дип атый. Ягъни дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләр. Ә алар көннән-көн арта гына бара. Безне ничек һәм кемнәр куркыта соң?
«Сезгә чит ил номерларыннан фәлән код белән шалтыратсалар, телефон трубкасын алмагыз. Әгәр дә «әйе» дисәгез, җинаятьчеләр сезнең интернет-банкка керү мөмкинлеге алачак һәм барлык акчалар юкка чыгачак...». Йә, бу хәбәр кемгә генә килми калмады икән? Чынлыкта, Россиядә (роумингта түгел) булганда, сез теләсә нинди номерга җавап бирә аласыз. Моның өчен сезгә түләргә кирәк түгел. Әлбәттә, әгәр сөйләшүдә сездән банк картасының мәгълүматлары турында сорамасалар гына. Бу очракта сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Кешеләр үз исеменә кредит алып, ул акчаны банк, полиция яисә хәрби комиссариат исеменнән шалтыраткан аферистларга күчерә. Әгәр сез каршы тора алуыгызга ышанмыйсыз икән, таныш булмаган номерлар шалтыраткач, гомумән, трубканы алмагыз гына.
«Сак булыгыз: сокларда, конфетларда, балалар ризыгында пыяла, наркотик, агу табылды. Бу продуктларны сатып алмагыз! 100 500 корбан инде хастаханәдә!»... Бу хәбәрне укып, кайсы гына әни пошаманга төшмәде икән? Мондыйлары, гадәттә, мәктәп, балалар бакчасы чатларында еш тарала. Бер генә очрак та расланмаган. Санап үтелгән продуктларда зарарлы консервантлар яки күгәрек кенә табарга мөмкин.
«Агулы хушбуй». 8 март алдыннан агулы хушбуй сатучы хатын-кыз турында кисәтү аеруча актив таралды. Янәсе, җәмәгать транспорты тукталышлары янында йөри. Хатыныгызга бәйрәмгә парфюм сайларга тәкъдим итә. Ир-атлар пробникларны исниләр һәм шунда ук җан бирәләр, чөнки хушбуйдан токсин исе аңкый, имеш. Шунысы аңлашылмый: сатучы булып кыланган хатын үлемсез мәллә ул?
«Этләрне йоклату». Ул кечкенә көчекләр яки дистәләгән матур токымлы овчаркалар фотосурәте белән бизәлгән була. Хайваннарны шушы-шушы көннәрдә йоклатачаклар икән. Чөнки хуҗасы үлгән, кинологлар взводы таркатылган, хайваннарга ризык юк. Әгәр сез этләрне үлемнән коткарырга теләсәгез, күрсәтелгән номерга шалтыратырга тиешсез. Һәм менә монда киресенчә, шалтыраткан өчен сез бөтен акчагыздан колак кагарга мөмкин. Чөнки түләүле номерларга шалтырату теләсә ничә сум булырга мөмкин.
Куркыныч фейкларны тарату адекват булмаган кешеләрнең күңел ачуы гына түгел ул (әйе, андыйлар да еш була). Бу хәбәрләр күбрәк матди максатларга хезмәт итә. Социаль челтәрләрдәге төркемнәр шул рәвешле активлыкны арттыралар. Паника ясау өчен дә эшләнергә мөмкин. Виртуаль террорчылык кебегрәк нәрсә. Кайбер маркетолог һәм социологлар шул рәвешле мәгълүмат таралу тизлеген һәм алгоритмнарын, халыкның билгеле бер төркеменең ни дәрәҗәдә тиз ышанучан булуын тикшерә. Ничек кенә булмасын, сез кемгәдер ялган хәбәр җибәреп, психик яктан тотрыксыз кешегә булышасыз яисә рекламачыларның эшен бушка эшлисез булып чыга.
Мондый хәбәрләрне күреп шик керә икән, интернетта хәбәрнең беренче фразасын кертегез. Фейк булса, сез бик күп фаш итүләр күрерсез. Аларның күбесе күптән таралган, әмма таралуын еллар буе дәвам итә. Ялган хәбәрдә еш кына вакыйга булган шәһәр һәм вакыт күрсәтелми. Аның каравы, сез «безнең шәһәрдә», «күрше мәктәптә», «Россиянең берничә авылында» гыйбарәләрен очратырсыз. Мондый хәбәрләрнең авторлары контактлар калдырмый, әмма хәбәр азагында һәрвакыт текстны яки аудиоязманы таратырга, «танышларны кисәтергә», «саграк булсын өчен балалар белән сөйләшергә» дип сорый.
Кемнедер саклап калыр өчен мондый куркыныч хәбәрләр түгел, ә бәлки, мәсәлән, юл йөрү кагыйдәләрен истә тотуны сорап җибәрергәдер? Хушбуй белән агуланып үлгән кеше турында ишеткән юк, ә юл һәлакәтләре көн саен булып тора. Ләкин бу, куркыныч әкиятләргә караганда, күңелсез һәм кызык түгел шул...
Лилия Яфизова
Фото: https://www.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар