Ничек шундый матурлык янында төшмичә калып була?! Гомеребез шул саламга бәйләнгән. Авыл халкының, диюем.
7-8 яшемдә Зүрәни өч япьле агач сәнәк әмәлләп биргән иде, фермадан ат чанасы белән кайтучы абзыйлар артыннан коелган саламнарны җыеп кертеп, сыер алдына сала идем. Салам эскертләрендә (Чистай ягында аймут диләр) сикереп уйнар өчен кырга махсус бара идек. Көзге салкын көннәрдә көтү көткәндә җылыныр өчен дә шәп иде ул салам эскерте.
Үсәрәк төшкәч, сыер-сарыкларга саламны кайнар су белән пешекләп, бер уч он, тоз сибеп бирү йөкләнелде. И аның тәмле исе, һаман да тоям әле. Зүрәни белән икәү генә торсак та, соңгы елларда бер сыер, бер бозау, биш-алты сарык тота идек. Мин тагы да зуррак үскәч, одеял зурлык япмалар алып, кырга салам урларга йөри башладык... Саламны төйибез дә, зур төен итеп бәйләп, баш өстенә күтәреп кайтабыз Зүрәни белән. Абынып та егылабыз, көлешеп тә алабыз, төеннәребезгә ятып ял да итәбез. 15 яшемдә шул салам вакыйгасы белән Зүрәнисез дә калдым...
Күрше авылга йөреп укый идем. Декабрь урталары. Зүрәни мине дүрткүзләп көтеп торган: күрше абзый бер олау салам кайтарып аударган, чит-ятлар күргәнче, шуны бәрергә кирәк. Мин астан бәрәм, Зүрәни өстән алып тора. Их, кулларын өскә күтәрә алмый иде шул, үзем генә югарыга менгән булыр идем дә бит!.. Кара халат кигән зүрәниемнең җансыз, әле йомшак гәүдәсе һәм ап-ак кар өстенә сибелгән салам бөртекләре арасыннан сузылган кып-кызыл кан тасмасы мине гомер буена озатып бара. Бу вакыйгага 40 ел узса да, хәзер дә кар өстендә кан эзләре күрсәм, йөрәк тетрәнеп куя. Болай да әниледән – әнисез, әтиледән – әтисез үскән 15 яшьлек баланы Зүрәнисез дә калдырды ул салам вакыйгасы.
Ул елны әллә ни укып куандырмадым: дусларым белән укырга барырга дип чыгып китә идек тә, ике авыл арасындагы әлеге дә баягы салам эскертләре төбендә кәрт уйнап ята идек. Үзебезнең фотосурәтләр мәктәпнең “Почет тактасы”нда!
Өйдән чыбыркылап торучы юк, үземә үзем хуҗа: телим – барам, теләмим – бармыйм. Барсам да, уртадагы 3-5 дәресләрне генә укыштырам, тагы качып кайтып китәм: салам ташый торган тракторның зур агач чанасына эләгеп ябышып кайтырга кирәк, көненә бер генә тапкыр салам кайта безнең авылга! Мәктәп еллары, Казанда студент еллары да узды, нишлисең бит, язмыш барыбер салам аймутыннан еракка алып китәлмәде. Авыл мәктәбенә билгеләнгән укытучының ире йә шофер, йә тракторчы, йә агроном була – тагы шул салам җыючы, өюче, ташучы, төяүче. Ин шә Аллаһ, бүгенге көнемә шөкер кылып яшим: тормыш иптәшем шәхси фермер хуҗалыгы җитәкчесе, саламны тюклап, үзебез эскерткә өеп куябыз.
Мал-туар асрыйбыз, салам түшибез асларына. Минем балачактагы шикелле, урамда коелган саламны чүпләп, пешекләп, тозлап тормыйлар шул хәзер. Бер ат чанасы салам өчен дә кот очып, ашыга-кабалана, өскә, эргәгә дә мендермиләр... Көтү көткәндә, җылыныр өчен саламнан учак та кабызмыйлар, сикереп тә уйнамыйлар: машина белән генә көтәләр, музыка тыңлап.
Салам гына диген... Саламсыз – дөнья сансыз диярсең. Бер дә юкка гына әйтмиләр бит: “Саламга булса да, ябышып чыгарга маташа”, – дип. Коткаручы да, җылытучы да, юатучы да, туйдыручы да салам икән бит. Минем гомер юлымда ачы тормыш тәҗрибәсен татырга ярдәм итүче вазифасын да үтәргә туры килде үзенә.
Бер гомер шул саламга үрелеп бара... Әллә салам гомергә үрелгәнме?..
Ирина Хәмидуллина
Чистай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар