«Гарант» мәгълүмат-хокук порталында язылганча, Россия Федерациясенең Салым Кодексына кертелгән төзәтмәләр быелның 2 маеннан закон көче алды.
Хәзер гражданнар салым билгеләнелүче милек сатып алган очракта, бу турыда үзләре салым инспекциясенә хәбәр бирергә бурычлылар. Элек Росреест һәм Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматны үзләре салым органнарына тапшыра иде. Аның нигезендә салым инспекциясе тиешле салымны исәпләп, квитанцияне гражданнарга җибәрде.
Ләкин дәүләт органнарының үзара мәгълүмат алмашуында өзеклекләр килеп чыккалаганлыктан, кайбер милекләр (мәсәлән, автомобиль) салым билгеләнүдән читтә калган. Шунлыктан, канунга төзәтмә кертелгән. Гражданнар салым билгеләнелүче милек сатып алган очракта, хисап тоту елыннан соң килүче елның 31 декабренә кадәр салым инспекциясенә хәбәр бирергә бурычлылар. Бу кагыйдә үтәлмәсә, түләнелмәгән салымның 20 проценты күләмендә штраф салына. Әлеге административ чара 2017 елның 1 гыйнварыннан кулланыла башлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар