16+

Салым түләү: ташлама кемнәргә?

Халыкка салым түләү кәгазьләре килә башлады. Баксаң, салымны бердәй салым түләү системасы аша да түләп була икән.

Салым түләү: ташлама кемнәргә?

Халыкка салым түләү кәгазьләре килә башлады. Баксаң, салымны бердәй салым түләү системасы аша да түләп була икән.

Татарстан Салым хезмәтенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлфия Каюмова әйтүенчә, бу сервис соңгы арада бик активлаша бара. Статистика буенча, бүгенгә аннан 8 мең татарстанлы файдаланган.

Бердәй салым түләүләр нидән гыйбарәт соң? Бу үзенә күрә электрон акча янчыгын хәтерләтә. Салымны онлайн түләргә була. Ел дәвамында кеше анда акча күчереп куя ала, аннары салым килгәч, акча автомат рәвештә түләнә. Бердәй салым түләү сервисыннан фадалану өчен шәхси кабинет булдырырга кирәк. «Анда аванс кошелегын тутырырга» дигән төймәгә басасың. Әгәр дә шәхси кабинет булмаса, «Пошлиналар һәм салымнарны түләү» электрон сервисыннан файдаланырга була.

Салым түләүдә кайбер кешеләр өчен ташламалар каралган. Милек салымын түләү өчен салым ташламаларыннан республикада бер миллионга якын кеше файдалана. Алар арасында пенсионерлар, I һәм II төркем инвалидлар, хәрбиләр, чернобыль фаҗигасендә зыян күрүчеләр, күп балалы гаиләләр бар.

Татарстанда салым түләүдә ташламага ия 46 мең күп балалы гаилә исәпләнә. Аларга милек салымына быел 31 миллион сум ташлама ясалган. Ташлама ясауны сорап салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә, гариза тапшырырга кирәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading