Самавырларның ниндие генә юк монда: Санкт-Петербургта эшләнгән кофе пешерү өчен сөяк тоткычлы, чәйнекне хәтерләткәне,1830 елларда Ираннан кайткан ромашка формасындагысы, чәй тәмле булсын өчен эче көмеш белән йөгертелгән алтын «Фраже» Польша самавыры, Николай II балаларына бүләк ителгән «үрмәкүч» формасындагы самавыр үрнәгендә ясалган күчермәләр дисеңме... Фәрит абый һәрберсе турында баласыдай якын күреп сөйли, һәрберсенең тарихын яттан белә. Шуңа аларны сатканда да бик авыр була икән.
- Берсеннән дә аерыласым килми, һәрберсе үз кулым аша уза бит,чистартам, рәтлим, яңартам, - ди ул.
- Фәрит абый, самавыр кайсы милләтнеке?
- Русныкы да, татарныкы да түгел. Тарихи чыганакларга караганда, самавырның тарихы Кытайга барып тоташа. Риваятьләр буенча, Россиягә самавырны Голландиядән Петр 1 алып кайта. 1732 елларда Уралда беренче самавырлар җитештерелә башлаганы билгеле.
1778 елда исә Тулада абыйлы энеле Иван белән Назар Лисицыннар бу эшкә алына. Татарларга самавыр XVII-XVIII гасырларда кергән дип фаразлыйлар. Аны күбрәк байлар кулланган.
- Хәзер дә шулай бугай инде, гади кеше самавыр алмый торгандыр, бик кыйбат тора бит?
- Кыйбат. Чөнки самавырны ясаучы юк хәзер. Чынлап та күбрәк татар, рус байлары самавыр ала. Әмма бүләк өчен, бакчага дип биш-алты меңлек самавыр алучылар да бар. Самавырдан эчкән чәйнең тәме бөтенләй башка бит инде ул.
Комментарийлар