16+

Самолетка иң арзанлы билетларны ничек табарга?

Җәйге яллар вакытында иң актуаль сорау бу. Кышкы каникуллар турында да алдан уйлап куйсаң була.  “Комсомольская правда” белгечләрдән билетларны алу өчен иң кулай вакытны сорашкан. 

Самолетка иң арзанлы билетларны ничек табарга?

Җәйге яллар вакытында иң актуаль сорау бу. Кышкы каникуллар турында да алдан уйлап куйсаң була.  “Комсомольская правда” белгечләрдән билетларны алу өчен иң кулай вакытны сорашкан. 

Яңа ел каникулларына һәм май бәйрәмнәре турында сүз барса, алдан алып кую отышлы. Билетларны күпләп ала торган чорда “никадәр иртәрәк алсаң – шуның кадәр азрак түлисең” кагыйдәсен истә тотарга кирәк. 

Югары сезон вакытында барырга уйласагыз, авиабилетларны 3-6 ай алдан алырга киңәш ителә. Ә менә андый даталар булмаганда, һәрвакыт отасың дип әйтеп булмый икән. Россия буенча билетларны сәяхәткә 3-6 атна кала отышлы. Чит илгә – 2-3 ай кала. 

Билетларны көннең икенче яртысында алсаң, арзанрак була дигән миф яшәп килә. Шул ук вакытта иртәнге рейсларга билетлар чыннан да кичке рейсларга караганда кыйммәтрәк булырга мөмкин. Аңлатма гади: аларны күбрәк алалар. Туристларның бер көнне югалтасылар килми, кунакханәдә артык төн өчен дә түлиселәре килми. Әмма бу тәүлегенә берничә рейс очкан юнәлешләр өчен генә актуаль.

Атнаның кайсы көнендә алырга кирәк дигәндә, теләсә кайсы көнне алырга була. Роскачества мәгълүматларына караганда, чәршәмбе көнне билетлар бераз кыйммәтрәк ди. Якшәмбе бераз арзанрак. Кайвакыт шимбә көндез очу, җомга кич белән очуга караганда, арзанрак булырга мөмкин. 

Авиакомпаниядән алыргамы, әллә арадашчыларданмы? Кайсыннан да. Ни өчен онлайн-агентлыкларның билетлары кайвакыт авиакомпанияләр сайтларына караганда арзанрак? Саткан өчен алар комиссия ала, һәм аны сатып алучыларны җәлеп итү өчен ташламалар рәвешендә уртаклашырга мөмкиннәр.

Авиабилет алганда акчаны ничек янга калдырырга?
Билетларга бәяләрне бер-ике көнгә иртәрәк һәм сезнең өчен иң уңайлы булган даталардан соңгы көннәрне чагыштырыгыз. Аерма сизелерлек булырга мөмкин. Шулай икән, планнарыгызны бераз үзгәртеп карагыз. 

Багаж өчен шундук түләгез. Иң арзан билетлар, кагыйдә буларак, багажсыз. Һәм Россия буенча оча торган пассажирларның 76 проценты нәкъ менә багажсыз, дип раслый Aviasales. Кайвакыт чемодан чыннан да кирәк түгел. Әгәр кирәк икән, багаж кертелгән тарифны, бу хезмәтне авиакомпания сайтында аерым һәм бигрәк тә аэропортта сатып алуга караганда, шундук сайлап алу отышлырак, 30 процентка кадәр экономия ясап булачак (билетныкыннан түгел, ә багаж бәясеннән).

Күп кенә авиасервисларда бәя үзгәрү турында хәбәр итә торган функция бар. Шуларга язылыгыз. Билетлар арзаная икән, телефон шунда ук хәбәр итәчәк. Авиакомпанияләрнең ташлама ясау турында хәбәр итә торган  хезмәтенә дә язылып куегыз. шулай ук кул куегыз.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading