Ярый да бүгенге заманда медицина алга киткән, кирәк икән врач чакырта алабыз, баланы тикшертә алабыз, һичьюгы, интернеттан мәгълүмат таба алабыз. Ә элек бу чаралар булмаганда, нәрсә эшләгәннәр? Дөрес. Имче карчыкларны дәшкәннәр. Я булмаса, үзләре белгән им белән дәваларга тырышканнар.
Бу язмада бала башка ниндидер сәбәпләр аркасында елаган очракта нинди имләүләргә мөрәҗәгать иткәннәрен барларбыз. Әйтик, Казан арты авылларында болай эшләгәннәр. Монда информанттан язып алынган мәгълүматны сүзен-сүзгә бирмичә булмас. Аңлатуы кыен чөнки.
"Әвәле тегәрҗеп барые. Шул тегәрҗепнең бер басмасы дип сөйләшә торгалларые. Бер басмасында утыз бөртек булган инде ул. Шул бөртекне бишеккә элеп куйгаллар да чәршәмбе көнне, кем керә, бишектән шуны алып кергән бер кешегә бирә торгалларые. Менә тушылай адарынган ием, бала җылады, тушыны бирәбез дип, кем керә, шул тегәрҗепне бирә торгаллар ие".
Бала еласа, ипи көрәгенә утыртып, "Йылавык булмасын" дигән теләк белән, җылы пичкә тыгып алу имләве дә булган.
Себер татарларында махсус имләү сүзләре дә әйтелгән: "Елагыңны өтәм, Елагыңны өркетәм. Каф, каф, тьфу!" (өч тапкыр әйтелгән). Кайбер якларда нык елаган баланы төнге уникедә ай яктысына алып чыгу булган. Бу вакытта: "Ай кайта, көн кайта. Син дә кайт" дигән сүзләр әйтә торган булганнар. Ә баланы коендырганда артыш салынган су белән коюендыру да баланың елавын туктата алганын белә идегезме әле? Юк икән, сынап карарга була моны. Шулай иткәч, бала сабырлана дигәннәр иде Себердәге апаларыбыз. Ә тагын әле аларда (себер татарларында) бишек астына берәр тимер әйбер куеп, артыш агачын төтәтә торган булганнар. Артышның эфир майларына бай икәнен белеп, аның файдасын яхшы файдаланганнар шул алар!
Комментарийлар